Чишмэ
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
1 сентябрь 2021, 15:24

"Беренче сыйныф укучысы" бәйгесе дәвам итә

Безнең "Беренче сыйныф укучысы" бәйгесендә тагын бер катнашучыбыз Ралинә Зәйнуллина.

"Беренче сыйныф укучысы" бәйгесе дәвам итә
"Беренче сыйныф укучысы" бәйгесе дәвам итә

Ул Чишмә поселогының 4нче мәктәбендә укыячак.Әти-әнисе сүзләренә караганда, Ралина яза да, укый да белә инде. Парта артына утырачак көнне түземсезлек белән көтеп алган.

Исегезгә төшерәбез, абсолют җиңүчегә безнең спонсордан бүләк -спорт костюмы тапшырачакбыз аны сайлап алырга мөмкин булачак (https://vk.com/gulinarabag_family_look). Беренче сыйныф укучыларының фоторәсемнәрен көтеп калабыз! Конкурс шартлары турында алга таба.

«Беренче сыйныф укучысы» бәйгесендә катнашу өчен район гәзитенең «ВКонтакте» битендәге «Чишминская районная газета «Родник плюс» һәм «Чишмә районы гәзите» төркемнәренә кушылыгыз һәм фотоларыгызны шунда җибәрегез. Электрон почта аша да җибәрергә мөмкин: [email protected]. Яхшы сыйфатлы берничә фотография җибәрегез, баланың исемен, фамилиясен, яшәгән һәм укыган урынын, элемтәгә керү өчен үзегезнең телефон номерын языгыз. Бәйгедә катнашу өчен фотографияләр 2021 елның 1 сентябреннән 9 сентябренә кадәр кабул ителә һәм урнаштырыла. Тавыш бирү 2021 елның 10 сентябреннән 16 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Искәртеп узабыз, фотографияләр өчен «Чишминская районная газета «Родник плюс» төркемендә генә тавыш бирергә мөмкин. Иң күп тавыш җыючыларның исемнәре 2021 елның 17 сентябрендә игълан ителәчәк.

 

Фотоларга таләпләр:

1.Фотография теләсә кайсы стильдә булырга мөмкин.

  1. Ата-ана баласының фотосурәтен конкурска җибәргәндә, шул рәвешле аны бастырырга ризалык бирә.
  2. Җиңүчене сайлау критерийлары:

 

*Конкурс барышында бастырылган һәр фотография тавыш бирүдә катнаша.

 *«Чишмә районы гәзите" һәм «Чишминская районная газета "Родник плюс " берләшмәсендә катнашучылар гына тавыш бирә ала.

*Онлайн-тавыш бирүдә иң күп тавыш җыйган катнашучы җиңә.

Уңышлар сезгә!!!

"Беренче сыйныф укучысы" бәйгесе дәвам итә
"Беренче сыйныф укучысы" бәйгесе дәвам итә
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: