Танышыгыз: 5нче мәктәпнең 1Б сыйныф укучылары Злата Аникина һәм Дмитрий Ланичев.
Исегезгә төшерәбез, абсолют җиңүчегә безнең спонсордан бүләк - спорт костюмы тапшырылачак ( https://vk.com/gulinarabag_family_look). Беренче сыйныф укучыларының фоторәсемнәрен көтәбез!
«Беренче сыйныф укучысы» бәйгесендә катнашу өчен район гәзитенең «ВКонтакте» битендәге «Чишминская районная газета «Родник плюс» һәм «Чишмә районы гәзите» төркемнәренә кушылыгыз һәм фотоларыгызны шунда җибәрегез. Электрон почта аша да җибәрергә мөмкин: [email protected].
Яхшы сыйфатлы берничә фотография җибәрегез, баланың исемен, фамилиясен, яшәгән һәм укыган урынын, элемтәгә керү өчен үзегезнең телефон номерын языгыз.
Бәйгедә катнашу өчен фотографияләр 2021 елның 1 сентябреннән 9 сентябренә кадәр кабул ителә һәм урнаштырыла.
Тавыш бирү 2021 елның 10 сентябреннән 16 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
Искәртеп узабыз, фотографияләр өчен «Чишминская районная газета «Родник плюс» төркемендә генә тавыш бирергә мөмкин. Иң күп тавыш җыючыларның исемнәре 2021 елның 17 сентябрендә игълан ителәчәк.
Фотоларга таләпләр:
1.Фотография теләсә кайсы стильдә булырга мөмкин.
*Конкурс барышында бастырылган һәр фотография тавыш бирүдә катнаша.
*«Чишмә районы гәзите" һәм «Чишминская районная газета "Родник плюс " берләшмәсендә катнашучылар гына тавыш бирә ала.
*Онлайн-тавыш бирүдә иң күп тавыш җыйган катнашучы җиңә.
Уңышлар сезгә!!!