Чишмэ
+21 °С
Ясно
Район кешеләре
6 Августа , 04:13

Агроном эшен дәвам итеп...

Чишмә районының Арслан авылында яшәүче Әнәс Нурислам улы Байбуринны белмәгән кеше сирәктер. Аңа 88 яшь булса да, эшкә һәм тормышка булган дәрт-дәрманы, кызыксынуы ун егеткә җитәрлек. Аның янына киңәш сорап күршеләре генә түгел, тәҗрибәле фермерлар да еш килә.

Агроном эшен дәвам итеп...Агроном эшен дәвам итеп...
Агроном эшен дәвам итеп...

Әнәс абый өчен яшелчә бакчасы – гади җир участогы гына түгел, ә чын лаборатория. Ул биредә төрле тәҗрибәләр үткәрергә ярата: берьюлы унлап сорт бәрәңге үстерә, яшелчәләрне Митлайдер ысулы белән утыртуын дәвам итә, һәр түтәлнең кайда буласын алдан ук тәртип белән планлаштыра планлаштыра. Хәтта яшелчә утыртуны да, тормыш иптәше Резеданың теплицасындагы помидорлардан кала, беркемгә дә ышанып тапшырмый.

Халыктан быел бәрәңге уңышы начар, бик чери, дигән сүзләрне күп ишеткәч, Әнәс абыйга шалтыратып алырга булдым. Аннары икенче көнне үк Арслан авылына, аның фәнни ысул белән үстерелгән бакчасына күз салырга юл тоттым.

Әнәс Нурислам улы мине кадерле кунак көткән кебек, капка төбенә үк чыгып каршылады. Урам яктагы үләннәрне чабып өлгермәгәне өчен бераз уңайсызланып алды да, чиләк белән көрәген эләктереп бакчага кереп китте. Адымнары җитез, хәрәкәтләре төгәл, берничек тә сиксән сигез яшь биреп булмый инде аңа. «Үземне формада тотарга тырышам!» – ди ул шаян елмаеп.

Әнәс абый җәй буе яшелчә түтәлләрендә мәш килә, бу аның өчен иҗат мәйданы да. Ул әле булса авыл хуҗалыгы һәм бакчачылык тармагына кагылышлы әдәбият укый, яңалыкларны күзәтеп бара, шул ук вакытта сыналган ысулларга да тугры кала. Митлайдер ысулын куллануы да юкка түгел.

– Бу метод зур булмаган участоклар өчен уңайлы. Һәр сантиметр җирне файдаланырга, мул уңыш алырга һәм артык көч сарыф итмәскә мөмкинлек бирә. Түтәлдә нибары ике рәт, алар арасында 20, ә түтәлләр арасында 90 сантиметр ара калдырам. Бу һава әйләнеше өчен бик мөһим. Исәпкә алганыгыз бардыр, түтәл читендәге яшелчәләр һәрвакыт эрерәк, ә уртасында ваграк була. Ә икешәр рәт итеп утыртканда үсемлекләргә яктылык тигез төшә, шуңа күрә барысы да эре булып үсә, – дип аңлата ул.

Әнәс абый бәрәңгене үз системасы буенча утырта һәм бу эшне беркемгә дә ышанып тапшырмый. Чокырга башта бер аш кашыгы көл, горчица сыгынтысы һәм известь катнашмасы сала. Ашыкмыйча, көн саен аз-азлап, өчәр чиләк чамасы шыттырылган бәрәңге утырта. Ул авыл кешеләренең бәрәңгене артык тирән утыртуын хата дип саный.

– Бәрәңге сабагына үсеп чыгу өчен күпме көч кирәк! Яфрак яруга колорад коң-гызлары ашап бетерәчәк. Әгәр тирән утыртмасаң, куак ныгып, үсеп өлгерәчәк – һәм ул вакытта инде аңа корткычлар куркыныч түгел, – ди ул.

Әнәс абый бәрәңге утыртуны якынча 25 апрельләрдә башлый һәм май бәйрәмнәрендә тәмамлый. Элек ул иртә өлгерешле «зәңгәр күзле» бәрәңгене яратып утырткан, ләкин быел аны саклый алмаган, базда туңган. Мәсьәлә оператив рәвештә хәл ителгән – башка төрлесен утырткан. Фаворитлар арасында – «Берлинка» сортлы кызыл бәрәңге.

Ә корткычларга каршы ул бер генә тапкыр эшкәртә.

– Артыгын ярамый. Һәркайда норма кирәк, дозаны арттыру тыела – яфраклар саргая, – ди ул.

Бәрәңгенең төрле сортларын үстерә, барысы да әрчү өчен уңайлы, шома. Кабыгы кытыршы һәм тирән күзәнәклеләре юк. Сүз уңаеннан, аның бакчасында ким дигәндә ун төрле сорт бәрәңге үсә.

– Экспериментларсыз булдыра алмыйм, бакчамда мәш киләм, – дип елмая Әнәс абый.

Агросәнәгать комплексында эшләгән елларында Әнәс Нурислам улы Чишмә районы үсешенә зур өлеш керткән. Аның тырышлыгы белән районда бодайның уңдырышлы яңа сорты чәчелә башлаган, район тотрыклы рәвештә мул уңыш алуга ирешкән. Хезмәте күпсанлы грамоталар һәм медальләр белән бәяләнгән. Әмма аның өчен иң мөһиме –берничә буын яшь белгечләр тәрбияләү, аларга тәҗрибә һәм белем генә түгел, ә эшкә карата игътибарлы, сакчыл һәм җаваплы мөнәсәбәт тапшыру.

Әнәс абыйның тормышы бакча түтәлләре белән генә чикләнми. Ул үз язмышы турында рәхмәт хисе белән сөйли. Гомер юлында сөекле хатыны Резеданы очратуы – аның иң зур бәхете. Алар бүген тату гомер кичерәләр. Гаиләнең төп горурлыгы – балалары, оныклары һәм оныкчыкларының уңышлары.

Әнәс абыйның күтәренке кәефенең һәм дәрт-дәрманының сере еллар буе сыналган гадәтләрендә: ул иртән һәм кичен яңа сыгылган кишер, тузганак яки кызыл чөгендер суы эчеп куя. Көн саен бер аш кашыгы тозланган кәбестә (маринадланганы түгел, нәкъ менә тозланганын) ашап куярга ярата. Тозлы кәбестә – ул эчәкләрнең генералы, ди ул көлеп.

Әнәс Байбуринга карап, аның гомер буе башкарган эше белән кызыксынып, яратып  шөгыльләнүен күрәсең. Ул аңа көч һәм яшәү мәгънәсе бирә. 88 яшендә дә яңалыкка омтылган, җир эшен яраткан һәм үз тәҗрибәсе белән бүлешкән кешеләр бар чакта авылларда тормыш гөрләп торачак әле. Аның тырышлыгы, киңәшләр бирүе, хезмәт сөючәнлеге, кызыксынучанлыгы һәм яшьләр белән тәҗрибә уртаклашуы һәрберебез өчен үрнәк.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас