

Бүлмәгә килеп кергән әтисе «Ник бала идәндә ята?» дип караватка салу өчен кулына күтәреп алуга ул аваз чыгарып, сулый башлый. Шулай итеп, кечкенә Мәүлидәгә тәүге сулышын алып, озын гомерле тормыш юлын башларга насыйп була. Берничә елдан гаиләдә тагын бер бала туа, әтиләрен рус-фин сугышына алалар, аңа исән кайтырга насыйп булмый...
Гаиләгә сугыш чорының барлык авырлыкларын кичерергә туры килә. Балалар авыр эшнең нәрсә икәнен ишетеп кенә белми. Мәүлидә Уразмәтова 14 яшеннән үк үзенең дусты белән электричкага утырып Уфага катык сатарга йөри.
– Катыклы чиләкләребезне көянтәләргә асып, Чишмә станциясенә кадәр җәяү бара идек. Аларны вагонга алып кереп эскәмия астына яшерәбез, авыл апалары күз-колак булып, караштырып баралар, ә без Зөләйха белән вагон басмасына чыгып утырабыз. Электричка зур тизлектә җилдерә, юл буе кычкырып җырлап бара идек, – дип сөйли Мәүлидә әби.
Уфага килеп җиткәч алар русча ватып-сындырып, «Каму кислый малака?» дип шәһәр халкына үз товарларын тәкъдим итә башлыйлар.
– Бервакыт безне бер хатын туктатты да, сатып алучыларны чакыргач китеп бармагыз, бераз көтеп торыгыз, дип киңәш бирде. Ачыклануынча, без чакырабыз да, кеше килгәләгәнче тиз генә китеп барабыз, ә катык алырга теләүчеләр безнең янга килеп җитәргә өлгерми икән, – дип елмаеп искә ала ул.
17 яшендә ул апасының чакыруы буенча Уфага китә. Башкалада зур төзелеш бара: йортлар, мәктәпләр, дәваханәләр төзелә. Ул Уфа нефть эшкәртү заводында эш алып барган төзелеш оешмасына бетончы булып урнаша. Аңа бу вазифаны тәкъдим иткәч, кыз нишләптер кулына бидон тотып йөриячәген күз алдына китерә. Ә бидон урынына зур көрәк тоттырып куйгач, бик гаҗәпләнә.
– Бу көрәк шундый авыр, аны көчкә күтәрә идем. Ә аның белән бетон алып салу, гомумән, көч җитмәстәй эш тоелды. Әмма мин беркайчан да зарланмадым һәм үз нормамны башкалар белән беррәттән үтәдем, – дип горурланып сөйли Мәүлидә Уразмәтова.
Бер елдан соң аңа табельщик вазифасын тәкъдим итәләр, ләкин бригадир булып эшләгән Әсма апасы җибәрми.
– Бик җаваплы эш. Әгәр кемнеңдер эш сәгатен язарга онытсаң, нәрсә булачагын аңлыйсыңмы? – ди ул.
Мондый дәлилләрдән соң ул ниятеннән кире кайта. Күтәрә алмастай көрәген кулына алып, озын резина итекләрен кия дә бетон салынган тартмаларны бушатырга китә. Күпмедер вакыттан соң аны буяучы итеп алалар. Бик төгәл һәм җаваплы кеше буларак, эш нечкәлекләренә тиз өйрәнә ул. Совет кухняларының яртылаш зәңгәр буяулы стеналары яки акка буялган ике катлы тәрәзә рамнары – боларның барысы да тәҗрибәле буяучыларның, шул исәптән Мәүлидә Уразмәтованың хезмәте нәтиҗәсе.
Бераздан аларның бригадасына Чишмә егетләре килә, алар арасында Ришат исемле Калмаш егете дә була, яшьләр бер тулай торакта яшиләр.
– Аны беренче күргәндә гармунда уйный иде. Ахирәтем белән мине күргәч каушаганы истә калган. Бер-беребезне ошаттык, ел ярым очрашып йөргәннән соң өйләнештек, – ди ул.
Чишмәгә алар 1964 елда күченәләр. Бу вакытта инде ике кызлары була. Ришат Уразмәтов хладокомбинатка баш энергетик булып урнаша, ә ул 5-нче санлы төзелеш идарәлегендә буяучы булып эшли башлый. Гаиләдә тагын ике кыз бала дөньяга килә. Бәхетсезлеккә каршы, Мәүлидә Уразмәтовага 51 яшь булганда тормыш иптәше фаҗигале рәвештә вафат була.
– Балалар үсә башладылар, миңа нормадан тыш эшләргә, өстәмә заказлар алырга туры килде. Гаиләне ашатырга кирәк бит. Олыгая барган әнине дә үз яныма алдым. Ул 96 яшенә кадәр яшәде, – дип искә алды ул.
Кызлары педагог һөнәрен сайлаган, икесе төньякка китеп урнашкан. Мәүлидә әби зур кызы белән яши. Чишмәдә торучы кече кызы да еш килеп йөри. Бүгенге көндә аның унбер оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар.
– Бөтен гаилә бергә җыелганда өебез шау-гөр килеп тора, – ди ул куанып.