Ул – Социалистик хезмәт герое, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев премиясе лауреаты. 1941 елда К. И. Тимерязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогика институтының тел һәм әдәбият факультетын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлангач фронтка китә. Бөек Ватан сугышыннан соң тормышын тулаем иҗатка багышлый. 1930 елларда ук яза башлый. 1938 елда «Отряд кузгалды» дигән беренче шигырь җыентыгы нәшер ителә; 1941 елда «Язгы тавышлар» дигән шигырь китабы чыга. 100дән артык шигърият һәм проза китабы, 10нан артык пьеса җыентыгы дөнья күрә.
Мостай Кәрим иҗатта да, шәхси тормышта да бик бәхетле кеше була. Мөгаен, «Озын-озак балачак» повестенда үзе язганча, Аллаһы белән араларын төзек тоткангадыр. Бөек Ватан сугышы гарасатында авыр яраланып та, үлем тырнагыннан котылып кала, тормышның шактый кырыс сынауларын да егетләрчә горур җиңеп чыга. Сугыш афәтләрен күргән башка фронтовиклар кебек үк, Мостай Кәрим бәрелешләр турында бик аз сөйләгән. «Олыгайгач кына, теле сүтелә башлады», – ди якыннары. Китапларына кергән эпизодлар, белгәнегезчә, күбрәк шаян, шук хәлләргә нисбәтле. «Сугышта куркыныч идеме?» – дигән сорауга:
– Әлбәттә, куркыныч, без яшь идек, әмма без ул куркуны җиңдек. Сугыш – ул хезмәт, зур хезмәт, солдатларның фидакарь хезмәте. Күпләр аңлаганча, тактика, стратегия генә түгел. Авыр, газаплы хезмәт нәтиҗәсендә җиңеп чыктык, – дип җавап бирә.
1941 елда, югары белем алгач, ул Ярмәкәйгә укытучы булып китәргә тиеш була, әмма Бөек Ватан сугышы башлана. Яшь язучы, Кызыл Армия сафларына алынып, Муром элемтә училищесына җибәрелә. 1942 елның маенда кече лейтенант 17нче мотоукчылар бригадасы артдивизионына элемтә башлыгы итеп билгеләнә. 1942 елның августында авыр яралана, ярты елга якын госпитальләрдә дәвалана. Терелеп яу кырына кире кайтканнан соң, фронт гәзите хәбәрчесе буларак алгы сызыкка озатыла. 1944 елның августында өлкән лейтенант Кәримов II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларга дан җырлаганын, фронтның алгы сызыгында элемтәче кызларга ничек тә ярдәм итәргә тырышканын искә алган ветеран Мостай ага. «Сугышта, һөҗүмгә барганда, «Советлар Союзы өчен!» – дигән фразаны ишетмәдем, ә гел: «Россия хакына!» – дигән шигырьләр яңгырый иде», – дип әйтә торган була ул. «Рус түгелмен, ләкин россиян мин», – юллары («Россиянмын» шигыре) юктан гына язылмагандыр.
«Мостай Кәрим – шигърияттә Салават Юлаев, Муса Җәлил юлларыннан йөреп, халык азатлыгы өчен барган яуда каләм дә, корал да тотып катнашкан кеше, солдат, шагыйрь… Менә шуңа күрә фашистлар Мостай Кәримнең дә күкрәгенә төбәп аттылар, мина ярчыгының берсе – сержант Фоминда, кабердә, ә икенчесе шагыйрь тәнендә калган. Әлеге ярчыкны ул унике ел тәнендә йөрткән. Шагыйрь бу хакта сугыш бетеп, ун ел узганнан соң гына язган… Чыннан да, мондый тетрәткеч шигырьне унике ел буе әрнү кичергән, шул тимер эремичә дошманга үче кимемәс шагыйрь генә яза ала», – дип язган Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев.
Иҗатта да, тормышта да Мостай Кәрим – үткен сүзле, һәр нәрсәгә үз карашы булган горур шәхес. Тормышта комфорт яраткан, гаиләсен дә уңайлы шартларда яшәтергә омтылган. Якыннары әйтүенчә, байлыкка омтылмаган, дан-шөһрәткә ирешсә дә гади кеше булып кала белгән. Үз иҗатының халыкка барып җитүен даими кайгыртып торган. Төрле очрашулар, иҗади кичәләргә еш йөргән, төрки халыклар белән очрашкан. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнашырга җай тапкан. СССР Югары Советында депутат булып торган.
Әдип әңгәмәдәшен тыңлый белгән. Олы шәхескә күпләр сүз катырга кыенсынып торганда да ул үзенең гадилеге белән әңгәмәдәшенә җиңеллек китерә торган булган. Мостафа – «сайлап алынган, башкалардан өстен» дигән мәгънәдәге исем. Ә безнең героебыз киресенчә, дан-шөһрәткә күмелеп яшәсә дә, үзен гади тоткан. Аның саллы исеме Мостафаны Мостай дип үзгәртүе дә шул гадилеккә омтылу галәмәте түгел микән әле?
Соңгы елларын Мостай Кәрим кызы янәшәсендә яшәгән, хатыны үлгәннән соң 3 елга якын гомер иткән. Фәлсәфәче әдипнең иҗат, тормыш кыйммәтләре турында уйланулары оныгына – Рәсәйнең танылган эшкуары Тимербулатка да күчкән. Данлыклы бабасыннан күп нәрсәләргә өйрәнеп калганын Тимербулат үзе дә горурланып сөйли.
Атаклы бабайның «вакланма» дигән сүзе булган. Тормышта вак-төяктән иң мөһимен аера белергә кирәклеген балаларына да, оныкларына да төшендергән ул. «Теләсә нинди мәсьәләне хәл итәргә мөмкин, үлгән кешене генә терелтеп булмый», – дияргә яраткан. Беркайчан да, бернәрсәне дә ашыгып эшләмәгән, шул ук вакытта барысына да өлгергән. «Хәтта шоферны да көттерми иде, биш минут алдан киенеп куя, төгәл кеше иде», – ди кызы.
Нияз Кәримовта да (Илгизнең улы) бабасының чалымнары мулдан. Ул рәсем ясый, музыка иҗат итә, каләм тибрәтә. Иҗади егет. Шунысы да игътибарга лаек: Мостай Кәрим дәвамчылары барысы да гыйлемгә омтылучан, китап укырга яраталар.
Мөршидә Кыямова