Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
7 октябрь 2022, 09:18

Тырыш хезмәт нәтиҗәсе

Кымыз, бал һәм курай – Башкортстанның визит карточкасы

Тырыш хезмәт нәтиҗәсе
Тырыш хезмәт нәтиҗәсе

11 октябрьдә Башкортстанда мөһим бәйрәм – Республика көне билгеләп үтелә. Безнең төбәктә 160тан артык милләт вәкиле дус һәм тату яши.

Милли гореф-гадәтләрне саклау күп милләтле халкыбызның гаҗәеп үзенчәлеге, тынычлык һәм татулык символы булып тора. Башкортстан ихлас кунакчыллыгы белән дан тота. Кунакларны электән килгән гадәт буенча кымыз белән каршы алабыз. Әйткәндәй, Чишмә районында да кымыз җитештерү белән шөгыльләнүчеләр бар.

Күчем авылында яшәүче Рина Ишбулатова советлар чорында җәй көннәрендә аларның авылында кымыз эчеп сәламәтлекләрен ныгытучылар булуы турында искә ала. Ул вакытта «Луч» колхозының Күчем авылында ат фермасы булган. Йосыповлар гаиләсе бу традицияне әле дә дәвам итә.

– Әти-әниләребез Шафран шифаханәсе янында кымыз ясау белән шөгыльләнделәр. Билгеле булуынча, әлеге шифаханәдә кымыз белән дәвалыйлар. Бу эшне башларга карар иткәч, тәүдә Әлшәйдә эшләдек, ә 2002 елда Чишмә районына күчеп килдек. Беренчедән, биредә ат абзары буш тора иде, икенчедән, бу урыннарның табигате күңелгә һуш килде һәм, әлбәттә, республика башкаласына якын урнашу хәлиткеч роль уйнады, – ди «Ф. В. Йосыпов» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Флүр Вәсыйг улы.

Бүгенге көндә Йосыповларның зур кымыз фермасы бар, алар башкорт токымлы атлар үрчетү һәм югары сыйфатлы кымыз җитештерү белән шөгыльләнәләр. Әлеге вакытта крестьян-фермер хуҗалыгында 130 баш ат, шул исәптән 80 бия асрала. Эш өчен кирәкле техника – трактор һәм йөк машинасы бар. Йосыповлар мал азыгын үзләре әзерли, 177 гектар печәнлек җирләре бар. 700 тонна тупас мал азыгы әзерләү мөһим.

Фермерларның ярдәмчеләре – терлекчеләр һәм механизаторлар бар. Ат караучы Филүс Солтанов, шофер Идрис Мостафин һәм механизатор Илгиз Макаев 20 елга якын әлеге хуҗалыкта эшлиләр.

– Алар безнең гаилә әгъзалары кебек, – ди Йосыповлар.

Әйткәндәй, биредә эшчеләр өчен барлык шартлар тудырылган, ике йорт төзелгән, мунчалары бар.  

– Хәзер атларны көненә өч тапкыр савабыз, – диде кымыз ясау остасы Зилә Йосыпова. – Шифалы эчемлек тәмле булсын өчен, аны юкәдән эшләнгән мичкәләрдә әзерләргә кирәк, шундый алты савытыбыз бар. Кымыз ясау күп көч таләп итүче хезмәт. Оеткыны ике сәгать саен яңартып торырга кирәк, аны билгеле бер температура булган аерым бүлмәдә саклыйбыз.

Алар җитештергән кымыз Чишмә районы халкына һәм Башкорт сода компаниясе карамагындагы «Ольховка» шифаханәсендә ял итүчеләргә сатыла, бия сөтен шулай ук Йоматау шифаханәсенә дә тапшыралар.

Кымыз дәвалау үзенчәлекләренә ия – ул тын юлларын чистарта, иммунитетны күтәрә, организмны яшәртә. Кымызны данлап язылган җырлар, халык мәкальләре дә бар. Кымыз эссе көннәрдә сусынны баса, салкында җылытып җибәрә, сәламәт кешенең күңелен күтәрә һәм авыруларны савыктыра торган шифалы эчемлек.

Тырыш хезмәт нәтиҗәсе
Тырыш хезмәт нәтиҗәсе
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: