Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
15 июль 2022, 11:12

Номинант – Чишмә май экстракцияләү заводына нигез салучы

Ләйсән Гаррапова, Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы матбугат секретаре «Ата батырлыгы» медален алу өчен номинантларның берсе, Фәүзи Гаймаделислам улы Әсәдуллин, 1941 елның 9 ноябрендә Башкортстанның Чишмә районы Сафар авылында туып үсә.

Номинант – Чишмә май экстракцияләү заводына нигез салучы
Номинант – Чишмә май экстракцияләү заводына нигез салучы

Әтисе, ул ике генә айлык вакытта, фронтта һәлак була. Әнисе җиде бала белән кала. Аларны дәү әниләре Мәдинә Локман кызы белән әниләре Гальмия Гыйзетдин кызы тәрбияләп үстерә. Балачаклары сугыш елларына һәм сугыштан соңгы авыр чорга туры килсә дә, барысы да яхшы укый, дүртесе югары белем, өчесе махсус урта белем ала.

Фәүзи Гаймаделислам улы 1971 елда читтән торып Мәскәүнең Бөтенсоюз финанс-икътисад институтын тәмамлый. Бар гомерен республика авыл хуҗалыгында эшләүгә багышлый, күп еллар партия сафында һәм хакимият органнарында хезмәт куя.

Фәүзи Гаймаделислам улы Башкортстанда май җитештерү тармагы үсешенә күп көч сала. Бүген ул нигез салган Чишмә май экстракцияләү заводы – илдәге иң эре предприятиеләрнең берсе. Тугыз ел ул Чишмә районының сугыш, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советын җитәкли. Казанышларын тану билгесе итеп аңа «Башкортстанның атказанган икътисадчысы», «Рәсәй Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелде, ул – Чишмә районының Мактаулы гражданины. 2013 елда район хакимияте башлыгы карары белән «Ел кешесе» проектының тәүге җиңүчесе булды.

Фәүзи Гаймаделислам улының районда абруе, һичшиксез, зур, ул үз алдына куйган һәр эшне гамәлгә ашырырга сәләтле.

Тормыш иптәше Римма Ивановна белән 27 ел гомер яшәп өч бала үстергәннәр. Ул Башкортстанның атказанган табибы, «Мактау билгесе» ордены кавалеры була. Кызганычка каршы, авыр чир аны якты дөньядан алып китә, Фәүзи Гаймаделислам улы зур югалту кичерә.

Улы Искәндәр Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң педиатр булып эшли, Чишмә үзәк район дәваханәсенә баш табиб урынбасары вазифасына билгеләнә.

Соңгы елларда «Чишмә» җәмгыятендә эшли. Өйләнгән, хатыны Гүзәл Илдус кызы – табиб-невролог.

Кызы Миләүшә дә Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаган, медицина фәннәре докторы, Башкорт дәүләт медицина университетының стоматология факультеты деканы. Сәламәтлек саклау системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. 2022 елның 23 маенда аңа «Башкортстан Республикасының атказанган табибы» исеме бирелгән. Тормыш иптәше Зөфәр техник колледжда укыта.

Икенче улы Рамил 2000 елда Мәскәү дәүләт сервис университетының Уфа технология институтын уңышлы тәмамлаган, аңа «Бухгалтер исәбе һәм аудит» белгечлеге буенча «икътисадчы» квалификациясе бирелгән. Җаваплылыгы чикләнгән «Чишмә сөт заводы» җәмгыятендә сатып алулар һәм логистика буенча менеджер булып эшли. Башкортстан Республикасы

Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Өйләнгән, тормыш иптәше Луиза Рәсил кызы «Башкир-агроинвест»та эшли.

Фәүзи Гаймаделислам улының икенче тормыш иптәше медицина хезмәткәре, Римма Рәшит кызының беренче никахтан Мария исемле кызы бар, ул аңа үз кызы кебек...

Фәүзи Гаймаделислам улы балалары һәм оныклары өчен үрнәк булып тора. Алар әтиләрен хөрмәт итәләр һәм яраталар, аның белән горурланалар.

Фәүзи Гаймаделислам улы, киң белемле, җитәкчелек сәләтенә ия булган, ярдәмчел, кеше хәленә керә белүчән кешелекле, ул бүгенге көндә дә иҗтимагый тормыш үзәгендә кайный, Чишмә муниципаль район ветераннар советы президиумы һәм җәмәгать палатасы әгъзасы булып тора.

 

 

 

Әйткәндәй

Башкортстан Республикасы Җәмәгать палатасы тарафыннан оештырылган «Ата даны» медален алуга өченче республика бәйгесенә гаризалар кабул итү 1 августка кадәр озайтылган.

Номинант – Чишмә май экстракцияләү заводына нигез салучы
Номинант – Чишмә май экстракцияләү заводына нигез салучы
Автор:Урал Нуриманшин
Читайте нас: