Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
15 июль 2022, 10:58

Ирек Кадыйров: Өйләнешкәнче өч ел дуслашып йөрдек

8 июльдә район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров Ар авылында яшәүче Кадыйровлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды.

Ирек Кадыйров: Өйләнешкәнче өч ел дуслашып йөрдек
Ирек Кадыйров: Өйләнешкәнче өч ел дуслашып йөрдек

Ирек Фәрит улы һәм Вәсилә Баян кызы үзара мәхәббәткә һәм тугрылыкка нигезләнгән ныклы гаилә корып гомер кичергән өчен «Рәсәй Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»н үткәрү буенча оештыру комитеты тарафыннан бирелгән иҗтимагый бүләккә лаек булдылар.

Алар арасында сөю уты 1967 елның 7 августында – тәүге танышкан көнне үк, тәү караштан кабына. Медицина училищесын тәмамлаган Вәсиләне булачак тормыш иптәшенең туган авылы Уразбахтыга фельдшер итеп җибәрәләр. Ул медпунктның санитар хезмәткәре яшәгән йортка фатирга керә. Колхозга практикага кайткан авыл хуҗалыгы институты студенты Ирек шул көнне аларга йомыш белән керә. Бер уңайдан кызны клубка, игенчеләр хөрмәтенә куелган концертка да чакыра.

– Концерттан соң биергә калдык, Ирек баянда уйнады, чибәр, озын буйлы баянчы егеткә гашыйк булмыйча мөмкин түгел иде, – дип елмаеп искә алды Вәсилә апа.

Бу кичтә егет кызны йортына кадәр озатып куя. Әмма өйләнешкәнче алар өч ел дуслашып йөри әле – Ирек укуын тәмамлаганчы көтәргә булалар.

– Бик матур йөрдек, мине хәтта рестораннарга алып барды, – дип сөйләде Вәсилә Баян кызы.

Әмма кыз ул диплом алганчы үзенең туган ягына – Туймазы районына кайтып эшкә урнашырга уйлый. Тик Ирек аны югалтудан куркып өенә чакыра, ә анда капка ачып, аяк астына мендәр салып егетнең әти-әнисе каршы ала. Вәсилә бераз уйланып тора да, кияүгә чыгарга ризалык белдереп, мендәргә баса. Бер ел, Ирек укуын тәмамлаганчы, егетнең әти-әнисе белән яшиләр. Институттан соң аны «Родина» колхозына инженер итеп эшкә җибәрәләр. Вәсилә Ар авылында фельдшер булып эшли башлый, берникадәр вакыт кеше фатирында торалар, соңрак ике катлы йорттан бүлмә бирәләр.

– Эшләгән чакта бер-беребезне сирәк күрә идек. Йорт төзегәндә Ар халкы ярдәм итте, ә балаларны бөтен авыл үстереште, – дип елмаеп искә алды Ирек Фәрит улы.

Алар шулай итеп биредә төпләнеп калалар, йорт салып керәләр, мал-туар асрыйлар. Бакча тутырып җиләк-җимеш – груша, алма, чия, слива, кызыл, ак, кара карлыган, кара бөрлегән һәм кура җиләге үстерәләр.

Ирек Фәрит улы 38 ел буена «Родина» колхозында баш инженер, Вәсилә Баян кызы 33 ел фельдшер-акушерлык пунктында фельдшер булып эшли. Өч бала тәрбияләп үстерәләр, аларга югары белем алырга ярдәм итәләр.

Әлеге вакытта Ирек Фәрит улы Ар авылындагы ветераннар советы рәисе булып тора.

– Хөрмәтле гаилә, аларны бөтен авыл яшь парларга үрнәк итеп куя. Авылдашлар арасында абруй казанган пар, – диде алар турында Ар китапханәчесе Резеда Золотарева.

Исегезгә төшерәбез, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән кимендә 25 ел бергә гомер кичергән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән, танылу алган һәм уртак хезмәт белән имин тормышта яшәгән гаиләләр бүләкләнә.

 

Ирек Кадыйров: Өйләнешкәнче өч ел дуслашып йөрдек
Ирек Кадыйров: Өйләнешкәнче өч ел дуслашып йөрдек
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: