Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
15 сентябрь 2023, 15:22

Тарихи әһәмияткә ия булган чара

23 сентябрьдә Чишмәдә «Катык байрамы» I ачык район бәйрәме узачак.

Тарихи әһәмияткә ия булган чара
Тарихи әһәмияткә ия булган чара

Шушы көннәрдә оештыру комитеты утырышы булды.

Әлеге бәйрәм чишмәлеләр һәм муниципалитет кунаклары өчен тарихи әһәмиятле һәм якты чараларның берсе булып тора.

Чараны ачу тантанасы 23 сентябрьдә иртәнге сәгать унбергә планлаштырылган. Ә иҗади мәйданчыклар сәгать уннан ук эшли башлаячак. Күргәзмә-ярминкәдә халык кәсепләре осталарының һәм һөнәр ияләренең кул эшләрен генә түгел, ә сәүдә рәтләрендә авылча тормыш рәвеше, милли кухня ризыклары, һөнәр осталары тәкъдим иткән әйберләр белән танышырга һәм аларны сатып алырга да мөмкин булачак. Моннан тыш, төрле юнәлешләр буенча осталык дәресләре оештырылачак, шул исәптән милли ризыклар әзерләргә өйрәнә алачаксыз. Истәлеккә фотога төшәргә теләүчеләр өчен тематик зоналар булачак.

Бәйрәмгә килгән кечкенә кунаклар көн дәвамында традицион халык уеннарында һәм күңел ачуларда катнаша алачак.

Үзәк вакыйга – «Көянтәле фәрештәләр» театр тамашасы 11.30 сәгатьтә башлана. 14.30 сәгатьтә – бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләү һәм чараны ябу тантанасы.

«Катык бәйрәме» Чишмә поселогының район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда оештырыла.

Тарихи әһәмияткә ия булган чара
Тарихи әһәмияткә ия булган чара
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: