Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
18 август 2023, 12:54

Күптән көтелгән очрашу

Якташыбыз, «Башкир» кушаматлы яугир Андрей Егоров узган елның февраленнән бирле командир вазифасында хәрби операциядә катнашкан.

Күптән көтелгән очрашу
Күптән көтелгән очрашу

Аның җитәкчелегендә хәрби бурыч үтәгәндә сугышчылар бер ихатада чылбырга бәйләнгән эт табып алалар. Ул хәлсезләнгән һәм ач булса да Егоровны гына якын җибәрә. Йортта этнең паспорты да табыла, шул рәвешле егетләр аның исеме Пират булуын беләләр. Шулай итеп, овчарка Андрейның сугышчан дустына әйләнә. Ул хәтта аның өчен җайлаштырып бронежилет тегә. Шул вакыттан бирле алар бер дә аерылмыйлар, махсус операцияләргә барганда командир Пиратны һәрвакыт үзе белән ала, этнең снаряд ярчыгыннан калган яра эзе дә бар. Овчарка аңа хәрби кирәк-яраклар ташый.

Сүз уңаеннан, яугир адашкан песи баласын да сыендыра. Эт белән мәче шунда ук дуслаша, Фугас, кечкенә булуына карамастан, баштан ук үзен өстен куярга тырыша.

Андрей Егоров әнисе белән телефоннан сөйләшкәндә Пиратны өйгә алып кайтачагы турында берничә тапкыр телгә ала, «мин хезмәт иткәндә ул сине саклар, песи баласына карап юанырсың», ди ул.

Кызганычка каршы, Андрей бу уен тормышка ашыра алмый – быел июнь аенда, әнисенә 70 яшь тулган көнне, һәлак була. Андрейның вафатыннан соң, иптәшләре овчарка белән песи баласын командирлары турында истәлек итеп частьта калдырырга телиләр. Тик алар хуҗаларын бик сагына һәм хезмәттәшләре Пират белән Фугасны сугышчының туган ягына илтергә карар итәләр.

Андрейның крестный кызы Вера яугирләр белән шул уңайдан төзелгән планнарының әллә ничә тапкыр җимерелүе турында сөйли. Эт белән песине Андрейның дусты – «Вольный» кушаматлы сугышчы алып кайта. Часть командиры аңа ерак юлга чыгу өчен үз машинасын бирә.

Алар Мәскәүдән Уфага самолетта очарга тиеш булалар. «Вольный» билгеләп үтүенчә, аларга очу өчен яңадан махсус паспорт эшләтә-ләр. Ләкин беренче тапкыр этнең авырлыгы (якынча кырык килограмм) булуы аркасында аны бортка кертмиләр, икенче юлы аны утырткан тартма берничә сантиметрга биегрәк булып чыга. Ерак юлга йөк ташучы шоферларның да бу эшкә алынасы килми. Шуннан соң «Вольный» аларны машина

белән үзе илтергә була. Дүрт тәүлектән соң алар, ниһаять, герой Егоровның туган ягы – Чишмә поселогына килеп җитәләр.

Поселокка кергәндә аларны Андрейның апасы Мария белән крестный кызы Вера – каршы ала. Юл уңаеннан зиратка да кереп чыгалар. Вера Егорова Пиратның барысын да гаҗәпләндереп, Андрейның каберен эзләп табуы һәм хуҗасының фатихасын алган кебек, басып торуы турында дулкынланып сөйләде.

Андрей Егоровның әнисен бу очрашуга әкренләп әзерлиләр, кайгы-хәсрәт кичергән ананың сәламәтлеге нык какшый. Пират белән Фугасны аның янына алып килүләре турында белгәч, күңеле күтәрелеп киткән кебек була. Очрашуга ничә көн калуын саный.

– Эт өчен ихатада вольер төзеп куйдык. Алар сугыш кырында улым янында булган җан ияләре, ә хәзер безнең зур гаиләбезнең бер өлеше, – ди Андрейның әнисе.

Күптән көтелгән очрашу
Күптән көтелгән очрашу
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: