Надежда Идиатуллина, район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы
Бу хакта район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров хәбәр итә. Ул хәрби зонага җибәрү өчен машина ремонтлаучы «Гарант» автосервисы җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә аерым рәхмәт белдерде.
«Транспорт чарасыннан тыш, тиздән алгы сызыкка чираттагы гуманитар конвой җибәреләчәк. Посылкаларны «Ярдәм» хәйрия фонды акчасы исәбенә тутырабыз, халыктан җыелган барлык финанс ярдәм кулланыла, – дип билгеләп үтте Ришат Әнис улы. – Анда, өйдән еракта, хаттан башлап төзелеш материалларына кадәр, теләсә нинди ярдәм мөһим. Бурычларыбыз төрле булса да, максатыбыз уртак! Солдатлар үзләренең ялгыз түгеллеген тоярга, ышанычлы тыл барлыгын белергә тиеш. Армия ничек кенә яхшы тәэмин ителгән булса да, аларга тугрылыгыбызны күрсәтергә тиешбез», диде ул.
Бу эштә һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итә ала.
Фонд реквизитлары:
Некоммерческая организация Благотворительный фонд «Поддержка социального развития Чишминского района»
ИНН 0250013154
ОГРН 1090200001980
КПП 025001001
БИК 048073770
расчетный счет 40703810700320000036
корреспондентский счет
30101810600000000770
Банк Филиал «ПАО Уралсиб» г. Уфа.