

Бу истәлекле елда аның казанышлары югары бәяләнде: Рәсәй Президенты Владимир Путин Указына ярашлы, аңа «Рәсәй Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Бу аның мәдәнияткә шәхси өлеш кертүен генә түгел, шулай ук күп еллар буена башкарган зур эшчәнлеген тану да. Әлфия Мостафа кызының бар гомере – мәдәнияткә тугрылыклы хезмәт итү үрнәге.
Ул хезмәт юлын 1973 елда Уфа авиация институтында башлаган, чит телләрне яхшы белүче хезмәткәр педагогика һәм фән белән бәйле эшчәнлек алып барган. Ул тәрҗемә иткән монографияләр һәм фәнни мәкаләләр әйдәп баручы чит ил гәзит-журналларында басылып чыккан, синхрон тәрҗемәче булып эшләү югары һөнәрилек таләп иткән. Әмма аның тормыш юлындагы төп эш әтисенең – Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең бөек мирасын саклауга һәм таратуга багышланган.
Ул 2013 елдан башлап Мостай Кәрим исемендәге фондка җитәкчелек итә. Әлеге фонд әдәбият сөючеләрне үзенә җәлеп итә. Ул китап укучылар мәдәниятен үстерүгә, башкорт телен өйрәнүгә һәм әтисенең генә түгел, ә аның күренекле замандашларының да иҗатын популярлаштыру-га булышлык итә. Мостафа Сафа улы үзеннән соң китаплар гына түгел, бөтен бер галәм калдырган шәхес. Аның шигырьләре, хикәяләре һәм пьесалары дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителгән, алар буенча спектакльләр куела һәм фильмнар төшерелә. Уфа халыкара аэропорты, урамнар һәм мәктәпләр аның исемен йөртә. Туган авылы Келәштә шагыйрьнең 100 еллык юбилее уңаеннан мәдәният йорты төзелде, ә авылның модельле китапханәсе Мостай Кәрим мирасын туплаган мәдәни үзәккә әйләнде. Чишмә поселогының Тарих-туган якны өйрәнү музеенда да күренекле язучыбызга багышланган зур экспозиция бар. Әлеге проектларның барысында да Әлфия Мостафа кызының күңел җылысы һәм хәстәрлеге чагыла. Ул әтисенең туган авылына еш кайтып йөри, аның турындагы хатирәләре белән уртаклашуны үзенең бурычы санап, яшьләр, мәктәп укучылары белән очраша. Туган йорт җылысы, гаиләләрендәге ихтирам, ихласлык, тирән хөрмәт хисе һәм дустанә мохит турында дулкынланып сөйли.
– Минем өчен ул – яраткан әтием. Аның командировкалардан кайтуын барыбыз да, ә мин, әти кызы буларак, бигрәк тә түземсезләнеп көтә идек... Безнең йортта һәрвакыт тыныч һәм рәхәт булды, – дип балачак хатирәләре белән уртаклаша ул.
Әле булса, әллә ничә дистә еллардан соң да ул шушы тәрбия алымнарын кулланырга тырыша. Аның өендә һәм эш урынында – Мостай Кәрим исемендәге фондта да шундый ук җылы һәм рәхәт мохит. Ул бөек әтисе турындагы истәлекне генә түгел, шулай ук ул өстенлек биргән төшенчәләрне дә саклап калырга – кешеләргә карата ихтирамлы булырга, бәхәсләрне шаярту белән басырга һәм мәгънәле сүзләр табып сөйләшергә тырыша. Балачактан таныш мохит аңа укучылар һәм яшьләр белән уртак тел табарга, белемнәре белән ихлас уртаклашырга һәм аларның йөрәгендә бөек әдәбиятка кызыксыну уятырга мөмкинлек бирә. Китап кешене шәхес буларак тәрбияли һәм фикерләү сәләтен үстерә, ди ул ышаныч белән. Шуңа күрә Мостай Кәрим исемендәге фонд Келәш мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлаучы тырыш һәм сәләтле чыгарылыш сыйныф укучыларын ел саен котлый.
Юбиляр Фонд исеменнән китапханәләргә – Мостай Кәрим иҗатын сөюче тугры укучыларга да китаплар бүләк итә. Шагыйрь турындагы истәлек китап битләрендә генә түгел,ә кешеләрнең йөрәгендә яши, ди ул. Аның хезмәте – үткәннәр һәм киләчәк арасындагы күпер, зирәк язучыбыз әсәрләренең яшь буыннарны да илһамландырачагына ышаныч.
Әлфия Мостафа кызына күркәм юбилее уңаеннан ныклы сәламәтлек, барлык ниятләрен тормышка ашыруда иксез-чиксез дәрман, имин көннәр һәм озын гомер телибез!