Чишмэ
+19 °С
Дождь

«Патриот» паркында мәчет һәм часовня төзелә

27 майда БашкортстанБашлыгы Радий Хәбиров Рәсәй Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-ватанпәрвәрлек паркы территориясендә рухи-мәгърифәт комплексы төзелешенә старт бирде. Бу урында мәчет һәм часовня булачак, алар Ватан өчен гомерләрен аямаган хәрбиләр истәлегенә төзелә.

«Патриот» паркында мәчет һәм часовня төзелә«Патриот» паркында мәчет һәм часовня төзелә
«Патриот» паркында мәчет һәм часовня төзелә

Тантаналы чарада Башкортстанның дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм хәрби уку йортлары курсантлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Төбәк җитәкчесе рухи-мәгърифәт комплексының яшь буынны тәрбияләү өчен әһәмиятен ассызыклады, шулай ук «Жилстройинвест» компанияләр төркеменә проектны гамәлгә ашыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

– Изге Корбан гаетендә без биредә рухи-мәгърифәт үзәге төзүгә керешәбез. Бу хезмәтнең төп идеясе – илебезне саклаганда һәлак булган сугышчыларны хөрмәт белән искә алу. Без «Патриот» паркында объектлар төзергә булдык, чөнки биредә ел саен меңләгән яшь егет әзерлек үтә. Аларга вәгазьләр тыңлау, дин әһелләренең акыллы сүзләрен ишетү һәм дога кылу файдалы булыр дип уйлыйм. Төзелеш эшләрен быел ук төгәлләргә исәп тотабыз. Хәерле булсын, – диде Радий Хәбиров.

Республиканың рухи лидерлары – Баш мөфти, Рәсәй мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, шулай ук Уфа һәм Башкортстан митрополиты Филарет чыгыш ясадылар.

«Жилстройинвест» компанияләр төркеме җитәкчесе Рабис Салихов мондый мөһим проектта катнашуның төзүчеләр өчен зур дәрәҗә булуын ассызыклады һәм объектлар төзелешен билгеләнгән вакытта төгәлләргә вәгъдә итте.

Төзеләсе биналарның нигезен сала башлау чараның тантаналы өлеше булды. Төзүчеләр мәчет һәм часовня нигезенә бетон салдылар.

Журналистлар белән әңгәмәдә төбәк җитәк-чесе «Патриот» паркы территориясен алга таба төзекләндерү планнары турында сөйләде.

– Без бу мәйданчыкны төзекләндерүнең беренче һәм икенче чираттагы эшләрен төгәлләдек инде. Быел биредә бассейн ясау өчен документлар әзер булачак,  Бу урын хәзер чын парк булды дип, ышанычлы итеп әйтергә була. Биредә ел саен якынча 8-10 мең укучы бишкөнлек җыеннарга килә. Шунысы мөһим, алар уңайлы шартларда һәм яхшы остазлар белән шөгыльләнәләр, – дип хәбәр итте Радий Хәбиров.

Шул ук көнне «Патриот» паркы территориясендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Рәсәй Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгының беренче урынбасары, генерал-лейтенант Сергей Побирохин белән очрашты. Көн тәртибендә төбәкнең күп дәрәҗәле иминлек системасын көчәйтү һәм республика халкын яклау мәсьәләләре каралды. Пилотсыз очу аппаратларына каршы тору мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада БАРС (Илнең хәрби армия резервы) төбәк бүлекчәсен булдыру буенча эш башланды, ул пилотсыз очу аппаратларын ачыклау һәм юк итүдә махсуслашачак. Бу гамәлдәге саклану системасын өстәмә көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас