

Бергәләп укылган һәр догада Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте өчен тирән рәхмәт, туганнарыбыз һәм якыннарыбызга бәрәкәтле тормыш теләге, шулай ук тынычлык һәм иминлеккә өмет багланды.
Быел Слак авылы мәчетендә бу мөбарәк бәйрәм аеруча җылы һәм ихлас итеп билгеләп үтелде һәм кечесеннән алып олысына кадәр бөтен халыкны, күрше авыллардан килгән кунакларны да берләштерде.
Халык бу изге көннең шатлыгын уртаклашу, аралашу һәм гаетне билгеләп үтү өчен бергә җыелды.
Дини бәйрәм гаҗәеп җылы һәм кунакчыл мохиттә узды. Али хәзрәт дога укып беткәч, барлык кунаклар табын артына җыелдылар. Һәркем төрледән-төрле камыр ашларыннан, хуш исле чәйдән һәм тәмле пылаудан авыз итте.
Үз эшенең чын осталары Булат Зөбәеров белән Нияз Мансуров пешергән пылау өстәлнең төп ризыгы булды. Учак өстендәге зур казанда аш-су осталары күңел җылысы салып пешергән сый бик тәмле иде.
Авылда изге бәйрәмне оештыруны үз өстенә алган кешеләр аеруча рәхмәткә лаек. Бу игелекле эштә Айрат Мөслимов белән Гөлшат Яхина зур ярдәм күрсәттеләр. Аларның тырышлыгы аркасында барысы да оешкан төстә һәм халкыбызның борынгы гореф-гадәтләре буенча узды.
– Корбан гаете – халыкны берләштерүче, җәмгыятьне ныгытучы һәм игелекле эшләрнең мөһимлеген искә төшерүче дини бәйрәмнәрнең берсе, – дип билгеләп үттеләр мәчеткә килүчеләр.
Слак авылы халкы Корбан бәйрәмен менә шулай бергәләп, күңелле итеп, бер гаилә кебек билгеләп үтте.