Чишмэ
+15 °С
Облачно

Район тарихын киләчәк буыннар өчен саклыйк

Тарих-туган якны өйрәнү музеенда район хакимияте башлыгы призына «Иң яхшы бүләк бирүче» конкурсы уза.

Район тарихын киләчәк буыннар өчен саклыйкРайон тарихын киләчәк буыннар өчен саклыйк
Район тарихын киләчәк буыннар өчен саклыйк

Исегезгә төшерәбез, бәйгенең бүләк фонды – 60 мең сум.

– Күпләр безгә әйбер-ләрне бүләк алу өчен түгел, ә туган ягыбыз тарихын саклап калу өчен китерә, – ди музей директоры Радик Әхмәдиев.

Күптән түгел кул остасы Әнәс Сәләмов бик күп әйберләр: Баташев фабрикасының 1888 елгы борынгы тула самовары, күмер үтүге, урак һәм борынгы исәпләү тактасы, паяльный чүкеч, балта, агач эшкәртүдә кулланыла торган төрле эш кораллары, фальцгебель, рейсмус һәм башка экспонатлар алып килде.

Ә шушы көннәрдә безнең актив райондашыбыз, музейга күп әйберләр китергән Финат Галикәев иске медицина шприцы, көл савыты һәм совет уенчыклары китереп тапшырды.

–  Бу уенчык солдатларны Советлар Союзының бик күп малайлары  хәтерлидер, мөгаен. Җайдаклар, рыцарьлар, кызылармиячеләр... Ә калейдоскоп – һаман исә минем яраткан уенчыгым, – ди Финат Фәнит улы.

Исегезгә төшерәбез, конкурс ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сез китергән әйберләр музейда икенче тормыш ала.

Без рәхәтләнеп борынгы әйберләрне, уникаль документларны, коралларны кабул итәчәкбез. Бәйгедә җиңүче 30 мең сум алачак, ә икенче һәм өченче урыннар өчен

20 мең һәм 10 мең сум бирү каралган.

Әйберләр Чишмә поселогы, Киров урамы, 13 адресы буенча кабул ителә. Үзегез белән паспорт алырга онытмагыз.

                                                       Гүзәл Ибраева, Тарих-туган якны өйрәнү музее экскурсоводы.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас