Чишмэ
+3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 март , 12:49

Сак булыгыз, «Мамонт»!

Мошенникларның яңа схемасы гражданнарны акчасыз калдыра 2026 ел башында «MАХ» социаль челтәре рекордлы үсеш темпларын күрсәтте.

Сак булыгыз, «Мамонт»!
Сак булыгыз, «Мамонт»!

«Telegram»ның әкрен эшләве турындагы яңалыклардан соң халык проблемасыз аралашу өчен контент чыганакларын актив эзли башлады, һәм «MАХ»  төп альтернативаларның берсенә әверелде. Агымдагы елның мартына «MАХ»ка инде 100 млн кулланучы теркәлгән, сервистан көн саен якынча

70 млн кеше файдалана башлаган. «MАХ» аша көн саен 1 млрдтан артык хәбәр җибәрелә һәм 28 млн шалтырату ясала. Төркемле чатлар саны 25,5 миллионнан артып киткән, ә гомуми һәм шәхси каналлар саны 2,2 млн җиткән.

«MАХ» популярлыгы үсү белән бергә киберҗинаятьчеләрнең дә игътибарын җәлеп итә. Экспертлар билгеләп үткәнчә, мошенниклар аны зарарлы программалар һәм фишинг ссылкаларны тарату өчен актив куллана башлаганнар. Белгечләр хәбәр итүенчә, «Мамонт» дигән кодлы исем алган схема аеруча куркыныч.

Бу вируслы программа – акча урлау ысулы. Ул үз исемен мошенниклар корбанын аңлата торган сленг сүзеннән алган.

Бу схемада җинаятьчеләрнең төп коралы – .apk файллары. Android базасындагы смартфон кулланучылар өчен мондый файллар кушымта (приложение) урнаштыру пакетлары булып тора. Җинаятьчеләр нәкъ менә шуларга вирус кертә дә инде, ул активлашканнан соң сезнең телефон өстеннән тулы контроль ала.

Мошенниклар куркыныч файлларны «WhatsApp», «Telegram» мессенджерларында яки социаль челтәрләрдә, шул исәптән «MАХ»та да җибәрә. Сезне «төймәгә» басарга мәҗбүр итү өчен, алар төрле  юллар куллана: «Кара әле, монда синең бәйрәмдә төшкән фотоларың бар!», «Сезгә акча түләү турында хәбәр килде, бу форманы ачыгыз», «Сезнең банк кушымтасы искерде, яңасын урнаштырыгыз» һ.б.

Кайвакыт мондый смс-хәбәр танышыгыз яки туганыгызның ватылган аккаунтыннан да җибәрелергә мөмкин, бу да уяулыкны киметә.

Сез .apk файлны ачу белән вирус системага үтеп керә. Ул банклардан смс-код алырга; онлайн-банктан һәм социаль челтәрләрдән парольләрне урларга; фон режимында сезнең акчагызны җинаятьчеләргә күчерергә; шәхси язышуларга һәм контактларга керергә мөмкин.

«Мамонт»ның мәкере әлеге вирусның сиздермичә эшләвендә. Сез телефоннан гадәттәгечә файдалана аласыз, бу вакытта сезнең акчаларыгыз белән башка берәү идарә итә дип уйламыйсыз да. Бу турыда кешеләр карта балансы нульгә төшкәч кенә белә.

«Миңа дустымнан: «Кара әле, монда синең туган көндә төшкән фотоларың» дигән язу килде. Файлны ачтым, һәм бер сәгатьтән миңа 15 000 сум акчамны күчерү турында смс килде. Вирус шунда ук банкка кергән булып чыкты». «Миңа «MАХ»ның  ярдәм хезмәтеннән (янәсе) яздылар: аккаунт ватылган, саклану өчен яңаны урнаштырырга кирәк икән. Файлны урнаштырганнан соң барлык парольләр һәм акчалар мошенникларга китте», дип ничек алданулары турында язучылар бар.

Хәвефсезлек буенча белгечләр кисәтә: иң яхшы саклану юлы – ул сезнең уяулык. Беркайчан да мессенджерлар яки социаль челтәрләр аша җибәрелгән .apk файлларны ачмагыз һәм урнаштырмагыз. Хәтта аларны танышларыгыз җибәргән булса да! Башта  шалтыратып ачыклагыз.

Шикле ссылкаларны игътибарсыз калдырыгыз. Рәсми оешмалар һәм банклар беркайчан да шәхси чатлар аша программалар җибәрми.

Антивирус кулланыгыз. Смартфоныгызга ышанычлы антивирус программасы урнаштырыгыз һәм аны даими яңартып торыгыз.

Исегездә тотыгыз: сезнең финанс иминлегегез – үзегезнең кулда. Сак булыгыз һәм «Мамонт»ка алдарга мөмкинлек бирмәгез

Автор: Айсылу Габидуллина
Читайте нас