Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 март , 09:38

Герой-аналар өчен яңа түләүләр һәм льготалар

Күп балалы гаиләләргә булышлык күрсәтү яңа дәрәҗәгә күтәрелә. Республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы буенча, 2026 ел Башкортстанда Зур һәм дус гаилә елы дип игълан ителде. Быелдан башлап Рәсәйдә «Герой-ана» дигән мактаулы исемгә лаек булган (10 яки аннан да күбрәк бала тәрбияләүче) хатын-кызлар өчен мөһим ярдәм чарасы кертелде. Хәзер мондый әниләр ай саен 76 мең сум күләмендә акча алачак.

Герой-аналар өчен яңа түләүләр һәм льготалар
Герой-аналар өчен яңа түләүләр һәм льготалар

Башкортстанда әлеге вакытта мондый югары исемгә ия булган ун хатын-кыз бар.

Әлеге түләүне алу өчен артык документлар һәм белешмәләр тапшыру кирәкми, акча исем бирелгән көннән килә башлаячак. Моннан тыш, лаеклы ялга чыккан «Ге-рой-ана»ларга пенсиягә ай саен өстәмә түләү – 36 мең сум кертелде.

Горурланырлык сәбәп тә бар. Узган елны Ярми авылыннан Равилә Тәминдарова да Рәсәй Президенты Владимир Путин Указы белән «Герой-ана» исеменә лаек булды. Бу югары дәүләт бүләген аңа республика Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада күп балалы гаиләләр саны арта бара: соңгы биш елда аларның саны чирек тапкырга диярлек арткан – бүген алар 70 меңнән күбрәк. Алар өчен Башкортстанда төрле ташламалар һәм түләүләрнең 40тан артык төре гамәлдә.

Ата-аналарга нәрсәләрне белү мөһим:

Сроксыз статус: республикада күп балалы гаилә статусының гамәлдә булу вакыты юк.

Торак-коммуналь хезмәтләргә һәм юлда йөрүгә ташламалар: бу ярдәм чаралары олы балага 23 яшь тулганчы (әгәр ул көндезге бүлектә укыса) саклана.

Уку өчен ярдәм: Узган елдан башлап бик яхшы ташлама гамәлдә – республика балаларның колледжларда һәм техникумнарда уку бәясенең яртысын кире кайтара.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас