Картәниемнән белемгә, табигатькә сакчыл карашка һәм урман серләренә өйрәндем. Алдынгылар рәтендәге колхозчы апам һәрвакыт: «Укы, киләчәктә өстәл артында гына утырып эшләрсең», дип кабатларга ярата торган иде. Тумыштан инвалид булган икенче апам мине тирә-яктагы матурлыкны күрергә, аны үз кулларың белән булдырырга өйрәтте.
Ә Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт армиясендә көч салган әниемнән тырышлык дәресләре алдым, авырлыклардан курыкмаска һәм бернинди шартларда да бирешмәскә өйрәндем.
Шул ук вакытта минем һәм авылыбыздагы күп кенә башка балаларның холкы формалашуда Келәш җидееллык (1962 елдан сигезьеллык) мәктәбе укытучылары хәлиткеч роль уйнады. Аларның һәрберсе турында аерым китап язарга була, ләкин мин рус теле һәм әдәбияты укытучысы, мәктәп мөдире Усеева (Галиева) Лена Әхмәт кызы турындагы истәлекләрем белән уртаклашырга телим.
Безнең мәктәпкә ул 1959 елда, Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң килде, мин ул вакытта башлангыч сыйныфта укый идем.
Чибәр, бөдрә чәчле, зифа һәм төз буйлы, зәвык белән киенгән шәһәр кызы шунда ук безнең мәктәп укучыларының игътибарын җәлеп итте. Ул безгә, бишенче сыйныфтан алып 1964 елда мәктәпне тәмамлаганчы, рус теле һәм әдәбиятын укытты. Аның һәр дәресе бер актер катнашлыгындагы театр кебек иде.
Ул елларда укытучы сүзе бездә белемгә кызыксыну уятучы бердәнбер мәгълүмат чыганагы булды. Лена Әхмәт кызының тәкъдиме белән математика укытучысы Зарема Вәлиева һәм физика укытучысы Солтангали Насыйров һәм башка укытучылар катнашлыгында уртак дәресләр үткәрелде. Алар сыйныф укучыларының актив катнашлыгында, татар һәм рус телләрендә диалог рәвешендә узды. Хәзер аны интеграл (берләштерелгән) дәресләр дип атыйлар. Димәк, Лена Әхмәт кызы 60 елэлек үк мондый дәресләрнең мөһимлеген белгән.
Аның һәр дәресе белем бирүгә юнәлтелгән иде. Ул һәрвакыт рәсемнәр, открыткалар, газета-журналлардагы материаллар алып килә иде. Мәсәлән, открыткалар буенча карап без флокс, пион, гладиолус, астра кебек декоратив чәчәкләр булуын белдек. Ул елларда бит безнең урман аланнарында очрый торган ромашка, кыңгырау кебек чәчәкләрне генә үз күзләребез белән күргәнебез бар иде.
Лена Әхмәт кызының дәресләрендә һәрвакыт фәннәр арасында тыгыз бәйләнеш булды. Мәсәлән, ботаника дәресендә гөмбәләрне үтсәк, рус теле дәресендә инде ашарга яраклы һәм яраксыз гөмбәләрнең исемнәрен язарга өйрәнә идек. Тарих дәресендә нинди дә булса тарихи вакыйганың вакыты яки урыны турында сүз барса, рус теле дәресләрендә даталарны, шәһәрләр һәм илләрнең исемнәрен язарга өйрәндек. Ул дәресләрдә туган якны өйрәнү материалын куллануга зур игътибар бирде.
Лотфулла Фәттахов-ның «Игеннәр өлгерде» картинасы буенча иншага әзерлек буенча сыйныф эше истә калган. Класс 3-4 укучыдан торган төркемнәргә бүленде, мондый биремнәр алдык: икмәк турында 5-6 мә-каль, әйтем, шигырьләр табарга, авылның алдынгы механизаторлары һәм комбайнчылары, агрономнары һәм аларның эше турында белергә, колхозда бөртекле культураларның уңдырышлылыгы турында белешеп килергә.
Аннары һәр төркем сыйныфны үз эшенең нәтиҗәләре белән таныштырды, алынган мәгълүматларны укучылар үз иншаларында кулландылар.
Мондый мисалларны күп китерергә мөмкин.
Лена Әхмәт кызы тәрбия эшләре оештыруда һәм үткәрүдә зур эз калдырды. Пушкин, Лермонтов, Шевченко, Габдулла Тукай, Муса Җәлил иҗатына багышланган тематик әдәби кичәләр укучыларда сәнгатьне өйрәнү теләген үстерүгә юнәлдерелде. Мондый кичәләрне һәм бәйрәм-нәрне әзерләүдә мәктәп укучылары һәм укытучылар гына түгел, әти-әниләр һәм авыл халкы да актив катнашты. Ә Яңа ел театрлаштырылган тамашага әйләнә, анда һәр укучы, укытучы, ата-ана үзләре теккән маскарад костюмы киеп чыгыш ясый иде.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәмдүдә Моратованың авыл әбие киемендә «Сабыйга» шигырен укуы, ә хезмәт укытучысы Зилаер Сатаевның механизатор комбинезоны киеп бригадир турында җыр башкаруы истә калган.
Муса Җәлилгә багышланган кичәдә Лена апабыз шагыйрьнең «Мин аяксыз» шигырен укыганда залда утыручылар аягүрә басып, күз яшьләре белән алкышладылар. Кичәләрдә генә түгел, әдәбият дәресләрендә дә ул шигырьләрне яттан сөйли иде. Күп кенә әдәби әсәрләрне өйрәнү инсценировка яки рольләр буенча уку белән үрелеп барды, анда теләсә кайсы укучы үзен актер итеп хис итте. Пушкин әсәрләреннән өзекләр, Крылов мәсәлләре, Аркадий Гайдар хикәяләренең сәхнәләштерелгән күренешләре аеруча истә калды.
Бәйрәмнәргә әзерләнгәндә бөтен мәктәп укучылары Лена Әхмәт кызы җитәкчелегендә яңа җырлар өйрәнә идек. Мин әле булса «Школьные годы», «Школьный вальс», «Россия – Родина моя», «Красная Армия всех сильней!», «Партия – наш рулевой», «Бухенвальдский набат», «Хотят ли руские войны» җырларын яхшы хәтерлим. Укытучыбыз бу җырларны безгә грампластинкалардан тыңлата, авторлары турында сөйли иде.
Ә нинди генә биюләр өйрәтмәде ул безгә! Башлангыч сыйныф укучыларыннан балет төркеме оештырды. Бу төркемнең беренче чыгышы 1964 елның 26 маенда Бүләк урманы акланында узды, анда авылдан чыккан әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре Сәйфи Кудаш, Мостай Кәрим, Фәридә Кудашева белән беренче очрашу булды. Бу очрашу Лена Әхмәт кызы, укытучылар, мәктәп укучылары, әти-әниләр катнашлыгында һәм «Родина» колхозы җитәкчелеге ярдәмендә әзерләнде.
Нәкъ менә шушы очрашу Мостай Кәрим, Сәйфи Кудаш һәм Фәридә Кудашева гаиләләренең авыл халкы һәм укучылар, укытучылар коллективы белән даими аралашуына юл ачты.
Уйларым-фикерләрем белән балачакка кайтканда, ирексездән укытучылар һәм әти-әниләр белән бергә кичләрен чана шууыбыз, спектакльләр карау өчен Уфага Башдрамтеатрга, аэродромга (ул вакытта ул Халтурин тукталышы тирәсендә иде) экскурсияләр күз алдына килә. Пассажирлар самолеты салонын күрү һәм «Труд» стадионы бозында тимераякта шуу күп укучылар өчен әкият кебек тоелгандыр. Уразбахты, Черниговка, Караякуп авылларына концерт белән барулар, Акманай авылындагы сөтчелек фермасында эшләүче сыер савучыларга концерт кую өчен чаңгы белән баруларыбыз, мәктәп укучыларының Ар авылында урнашкан җирле радио аша атна саен чыгышлары искә төшә.
Боларның барысы да безнең яраткан укытучыбыз Лена Әхмәт кызы җитәкчелегендә үтте. Безнең авылда 6 ел эшләү дәверендә укучыларын игелекле эшләргә, яңалыкка илһамландыручы яраткан укытучыбыз безгә төрле яклап: намуслылык, күркәмлек буенча кабатланмас үрнәк булды. Безне укытканнан соң ул кире Уфа шәһәренең үзе белем алган 2-нче мәктәбенә укытырга китте, анда XXI гасыр башына кадәр эшләде. Аның XX гасырда ук укучылары белән шундый дәрәҗәдә эш алып баруы югары бәягә, мактауга һәм хөрмәткә лаек. Без, аның элекке укучылары Гөлсинә һәм Диләвир Атнабаевлар, Гөлнара Сафина (Усеева), Рәйсә Габидуллина, Рузалия Хәкимова, Нәзирә Нәүширбанова һәм мин,иәле булса аңардан өйрәнәбез.
Хөрмәтле укытучыбыз янында еш кунак булабыз, тормыш дәресләре алабыз, аның фантазиясенә, дәрт-дәрманына, бөек укытучы булу сәләтенә сокланабыз. Аллаһы Тәгалә аңа иң күркәм кешелек сыйфатларын бүләк иткән, ул аларны якыннары, элекке укучылары һәм хезмәттәшләре белән уртаклашуын әле булса дәвам итә.
Һәркемнең тормышында, Лена Әхмәт кызы кебек, балачагын бәхетле итүче кешеләр очрасын иде, дип телисем килә.
Тәлига Батталова, Башкортстан Республикасы халык мәгарифенең атказанган хезмәткәре.