Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 август , 10:00

Районда авыл Советы көннәре уза

Беренче җыелыш Дурас авыл Советында узды. Көн тәртибендә халык өчен мөһим булган көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде, шулай ук территорияләрне төзекләндерү һәм авылларда тормышны яхшырту буенча төрле программаларда һәм проектларда катнашу бурычлары билгеләнде. Дурас авылы биләмәсендә бу – сквер төзелешен төгәлләү, юлларны ремонтлау, торак пунктларда зиратларны карау. Авыл Советы башлыгы Фәнил Заманов билгеләп үтүенчә, булганын саклап, бүгенгесе көндә тырышлык салып кына ышанычлы киләчәк төзеп була. Бары тик бердәм команда гына нәтиҗәгә ирешә ала.

Районда авыл Советы көннәре уза
Районда авыл Советы көннәре уза

Җыелышка килгән район оешмалары вәкилләре халыкка үз юнәлешләре буенча эш барышы турында сөйләделәр. Табиб-терапевт, беренчел махсус медик-санитар ярдәм бүлеге мөдире Венера Латыйпова кайбер яңалыклар белән уртаклашты. Яңа Усман авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында дару препаратларын сату өчен даруханә витринасы урнаштырылачагын хәбәр итте. Шул уңайдан сораулар бирүчеләр дә булды.

Җыелыш барышында районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән юбилярларны һәм гражданнарны да тәбрикләделәр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре дә чакырылды.

Чара үзешчән сәнгатьтә катнашучылар куйган концерт программасы белән тәмамланды.

Дурас авыл Советы – халык бердәмлегенең ачык мисалы!

Хакимият башлыгы Ришат Мансуров ассызыклавынча, мондый җыелышлар авыл халкы белән турыдан-туры аралашырга мөмкинлек бирә.

– Гражданнар җыенында мөһим мәсьәләләр карала, авыл биләмәсенең һәм районның киләчәктәге үсеш юнәлешләре билгеләнә. Август ае авыл Советы көннәренә багышлана, – диде ул.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: