+1 °С
Болытлы
Ноябрьнең өченче декадасында Башкортстанның барлык районнарында кар ятуы көтелә.
Бу атнада республикага җылы фронт килә. 9–14 ноябрьдә көндез +3 градус була. 15нән салкынайта башлый, әмма 20 ноябрьгә кадәр көннәрнең явым-төшемсез, башлыча кояшлы торуы көтелә.
Айның өченче атнасында – 21–25 ноябрьдә күп итеп кар явуы ихтимал. Көндез исә -3, -7 градус.
Чыганак: «Башинформ» МА