Чишмэ
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
8 июль 2022, 10:32

Кулларына аттестат алдылар

29 июньдә Новотроицкий авылыннан тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 11 укучы аттестат алды.

Кулларына аттестат алдылар
Кулларына аттестат алдылар

Бу – һәр укучы тормышында онытылмаслык һәм дулкынландыргыч вакыйга. Гамьсез балачак, мәктәп еллары, шау-шулы тәнәфесләр артта калган, алда сайлау тора – мәктәптә укуны дәвам итәргәме яки һөнәри белем алыргамы?

Матур итеп киенгән һәм йөзләрендә бәхет нуры балкыган тугызынчы сыйныфлар соңгы тапкыр үзләренең сыйныф бүлмәсенә керделәр, мәктәп еллары артта калды, алда зур тормыш юлы көтә.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының шатлыгын уртаклашу һәм котлау өчен ата-аналар, укытучылар һәм кунаклар да килделәр. Мәктәп директоры Миләүшә Миңнеәхмәтова балаларга тормыш юлын дөрес сайлауларын, ата-ана һәм мәктәп биргән тәрбияне, укытучыларын онытмауларын теләде.

– Без сезнең белән беренче кыңгыраудан башлап беренче аттестатка кадәр юл үттек. Сез үзегез өчен мөһим булган белем алдыгыз, бик күп кызыклы яңалыклар белдегез, дуслар таптыгыз, дуслашырга, яратырга һәм ышанырга өйрәндегез. Тормыш юлында кыенлыклар да, каршылыклар да очрарга, күңел дә кайтырга мөмкин, әмма беркайчан җиңел юллар эзләмәгез. Алдыгызга максат куйгансыз икән, аны тормышка ашырганчы көрәшегез! Туган мәктәбегезне онытмагыз, – диде Миләүшә Рәдиф кызы чыгарылыш сыйныф укучыларын тугызынчы сыйныфны тәмамлаулары белән котлап.

Укучылар «Мәктәп белән саубуллашу авырмы?» дигән сорауга җавап биреп: «Мәктәпне сагынырбыз, һәркемнең күңелендә дәресләр, тәнәфесләр, сыйныфташлар һәм укытучылар турындагы якты хатирәләр сакланыр», диделәр.

– Тугыз ел сизелми дә үтеп китте. Мәктәп елла-рының башкача кабатланмаячагын күңелебез белән аңласак та, әлегә ышанып бетеп булмый. Мәктәп безне кешеләргә игелекле булырга, бер-беребез белән аралашырга, коллективта булырга өйрәтте, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты тугызынчы сыйныф укучысы Гөлназ Фәрхетдинова.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына багышлап бик күп җылы сүзләр яңгырады, ә алар укытучылар һәм ата-аналар алдында концерт номерлары белән чыгыш ясап, үз чиратларында, шулай ук рәхмәт белдерделәр.

Шигырьләр, җырлар, чәчәкләр һәм котлау сүзләре яңгыраган мәйданда яхшы кәеф хакимлек итте.

Хәерле юл сезгә, балалар!

Безнең белешмә

Агымдагы елда Чишмә районында тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 381 укучы дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыруга рөхсәт алган. Шуларның 40ына яхшы билгесе белән аттестат тапшырылган.

Кулларына аттестат алдылар
Кулларына аттестат алдылар
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: