Чишмэ
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 июнь 2022, 10:14

Башкортстанда яшәүчеләргә йортны газга ничек бушлай тоташтырырга?

Республика авылларына газ үткәреп бетерүгә бәйле төп сораулар.

Башкортстанда яшәүчеләргә йортны газга ничек бушлай тоташтырырга?
Башкортстанда яшәүчеләргә йортны газга ничек бушлай тоташтырырга?

Йортны газга тоташтыру хәзер күпкә арзангарак төшә, чөнки торбаны җир участогына кадәр сузган өчен түләргә кирәкми. Элек бу чыгымнар йорт хуҗасы җилкәсенә ята иде, ә эшнең бәясе, катлаулылыгына карап, берничә йөз мең сумга кадәр җитә алды. 2021 елдан Рәсәйдә, Президент Владимир Путин кушуы буенча, газ үткәреп бетерү («догазификация») программасы гамәлгә ашырыла, аңа ярашлы торак пунктта газүткәргечтән гражданның участогына кадәр газ торбасы бушлай сузыла. Йорт хуҗасыннан газ торбасын үз участогы чикләреннән йортка кадәр кертү һәм кирәкле газ җиһазлары (казанлык, суҗылыткыч, торбалар, плитә, счетчиклар һ. б.) сатып алу гына таләп ителә.

 

Программада кемнәр катнаша ала?

Әгәр авылга газ кергән икән, анда яшәүче һәркем газ үткәреп бетерү программасында катнаша ала. Сез яшәгән торак пунктның программага эләгү-эләкмәвен Рәсәй Федерациясенең Бердәм газга тоташтыру операторы сайтында түбәндәге сылтама буенча белергә мөмкин: www.connectgas.ru/gasification_program

План-графикка ярашлы, Башкортстанда 32 меңгә якын йортка газ кертелергә тиеш.

Ә инде авылга газ килмәгән икән, йортка газ кертүгә гариза бирергә иртәрәк. Башта торак пунктыгызны газга тоташтыруны көтәргә кирәк.

 

Газ кертүгә гаризаны ничек тапшырырга?

1) Тәүдә тиешле документлар пакетын җыярга кирәк. Болар:

  Паспорт, ИНН, СНИЛС

  Җирнең һәм йортның сезнең милектә булуын дәлилләүче документлар күчермәләре. Участок һәм йорт, әйтик, картәниегез исемендә булса, нотариустан ышаныч кәгазен рәсмиләштерергә кирәк. Әгәр йорт милектә булмаса яки ахырына кадәр рәсмиләштерелмәгән булса, «догазификация» программасында катнашып булмаячак. Башта документларны рәсмиләштерергә кирәк.

  Ситуацион план. Бу – сезнең учас­ток һәм йорт күрсәтелгән схема. Аны мөстәкыйль рәвештә төзи, яисә «Росреестр» сайтында: pkk.rosreestr.ru – ачык кадастр картасыннан файдалана аласыз. Бу бушлай.

2) Документлар пакеты белән якындагы һәм сезнең өчен иң уңайлы кабул итү пунктына барасыз. Болар:

  «Газпром газораспределение Уфа» клиент үзәкләре;

  Күп функцияле үзәк офислары.

Гаризаны шәхси кабинетта: www.bashgaz.ru, бердәм газга тоташтыру операторы порталында: www.connectgas.ru яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн бирергә дә мөмкин.

3) Документлар тәртиптә икән, сезнең белән килешү төзиячәкләр, анда газга тоташтыру сроклары күрсәтеләчәк. Моңа кадәр сез газ җиһазларын сатып алырга һәм йортны әзерләргә тиеш булачаксыз. Эшләрне башкару вакыты газүткәргечнең сезнең йортыгыздан никадәр ерак урнашуына һәм аны салу шартларына бәйле.

Июнь ахырына булган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда яшәүчеләрдән 24 меңнән артык гариза кабул ителгән, 5 мең йорт газга тоташтырылган.

 

Тагын нинди ташламалар бар?

Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән йортны газга тоташтыру өчен 75 һәм 100 мең сумлык сертификат та бирелә. Программа гамәлдә булган вакытта бу мөмкинлектән 6737 гаилә файдаланган, шуларның 5711енең йорты газга тоташтырылган да инде.

Аны әлегә газга тоташтырылмаган шәхси йортта яшәүче түбәндәге категория гражданнар алырга мөмкин: Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары, сугыш хәрә-кәтләре инвалидлары, шулай ук авыру буенча инвалидлар, инвалид балалары булган гаиләләр һәм аз керемлеләр статусына ия күп балалы гаиләләр. Сертификат белән газга тоташтыру проекты, төзелеш-монтаж эшләре, газ җиһазларын: плитәне, казанлыкны, колонкаларны, газ исәпләгечне, газ сигнализаторын сатып алу һәм монтажлау өчен түләргә мөмкин. Авыл халкына бик яхшы ярдәм бу!

 

Сораулар туса, кая мөрәҗәгать итәргә?

Сораулар белән газ бүлү оешмасына мөрәҗәгать итә аласыз. Менә аның номерлары:

+7 (800) 347-8-800 (стационар телефоннан шалтырату бушлай);

+7 (347) 286-21-07 (оператор тарифлары буенча);

+7 (987) 471-71-04 (кәрәзле элемтә операторы тарифы буенча).

Башкортстанда яшәүчеләргә йортны газга ничек бушлай тоташтырырга?
Башкортстанда яшәүчеләргә йортны газга ничек бушлай тоташтырырга?
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас: