Чишмэ
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 март 2022, 10:02

Архив документларын цифрлаштыру башланды

Гөлназ Халикова, Чишмә районы хакимиятенең архив бүлеге начальнигы Яңа стиль буенча 1720 елның 10 мартында Рәсәйдә Петр I тарафыннан беренче дәүләт актына – «Генераль регламент яки Устав»ка имза куела, ул илдә дәүләт идарәсен оештыру нигезләрен билгели һәм хакимиятнең барлык дәүләт органнарында архивлар һәм актуариус вазифасын кертә.

Рәсемдә бүлек начальнигы Гөлназ Халикова (уртада), әйдәүче белгечләр Юлия Биктаһирова белән Лилия Нельде (сулдан уңга).
Рәсемдә бүлек начальнигы Гөлназ Халикова (уртада), әйдәүче белгечләр Юлия Биктаһирова белән Лилия Нельде (сулдан уңга).

Ул хатларны тәртип белән җыеп һәм кәгазь битләрен билгеләп барырга тиеш була.

Петр Iнең бу указы дәүләт архивы хезмәтенә нигез сала. Федераль архив хезмәте коллегиясенең 2003 елның 5 мартындагы карары белән архив хезмәткәрләренең һөнәри бәй-рәме билгеләнгән.

Архив бүлеге район архивын тарихи, социаль, икътисади, сәяси һәм мәдәни әһәмияткә ия документлар белән тәэмин итү белән шөгыльләнә. Мәсәлән, эш стажын, хезмәт хакын раслау һәм билгеләү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр бик күп. 2014 елдан БР Пенсия фонды бүлеге һәм Башкортстанның архив эшләре буенча идарәлеге арасында гражданнарның пенсия хокукларын электрон формада тормышка ашыру өчен социаль-хокукый характердагы документларның информацион үзара бәйләнеше турында килешү төзелде. Хәзер гражданнарга бу мәсьәлә буенча архивка барырга кирәкми – барысы да Пенсия фонды аша электрон рәвештә эшләнә. Шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы һәм Күп функцияле үзәк аша да хезмәтләр күрсәтелә.

Уртача алганда, елына социаль-хокукый темадагы 1250дән артык мөрәҗәгать килә. Гражданнардан шулай ук гаиләдәге туганлыкны, нәсел тарихын билгеләү буенча да мөрәҗәгатьләр бар. Аларга өйрәнү өчен 1940нчы еллардан бирле хуҗалык китаплары бирелә.

Документлар РФ архивлары эшенең төп кагыйдәләре, документларны саклау таләпләренә ярашлы саклана. Эшләр архив тартмаларында тимер стеллажларда урнашкан, һәркайсына архив шифрлары куелган.

Хәзерге вакытта даими сакланылучы документларны цифрлаштыру, визуализатор ярдәмендә электрон форматка күчерү эше башланды.

Әлеге вакытта Башкортстан Республикасы муниципаль район хакимиятенең архив бүлегендә 33 413 саклау берәмлеге булган 161 фонд, шул исәптән 21 458 идарә документлары, 198 шәхси документларны саклау берәмлеге булган 26 фонд, шәхси состав буенча 11 523 һәм 234 берәмлек фотодокументлар буенча 1 фонд саклана.

Архив документларын цифрлаштыру башланды
Архив документларын цифрлаштыру башланды
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас: