Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
1 март 2022, 10:10

Сертификат та, кешбэк та – барысы да интернет аша

Озак калмады, 100 көннән соң җәй башлана. Балалар лагерьларына юлламалар актив сатыла.

Альмира Мәкъсүтова: хәзер барысы да бик гади – өйдән чыкмыйча гына лагерьга юллама алырга була
Альмира Мәкъсүтова: хәзер барысы да бик гади – өйдән чыкмыйча гына лагерьга юллама алырга була

Мәгариф идарәлеге безгә 2022 елга җәйге сәламәтләндерү кампаниясе турында тулы мәгълүмат бирде. Мәгариф идарәлегенең балалар ялы буенча координаторы Альмира Мәкъсүтова сүзләренә караганда, узган елның гыйнварыннан балалар лагерена юллама алу тәртибе үзгәргән. Хәзер сертификатны һәр ата-ана яки баланың законлы вәкиле алала, моның өчен «Ялга һәм сәламәтләндерү хезмәтләренә мохтаҗ булган һәм аннан файдаланучы Башкортстан Республикасы балаларын һәм үсмерләрен исәпкә алу» Дәүләт мәгълүмат системасы порталы аша http:/rest.edu-rb.ru ссылкасы буенча гариза бирергә кирәк.

Балалар лагерьларына язгы, көзге, кышкы каникуллар чорында якынча 7 көнгә һәм җәйге мәктәп каникуллары чорында 21 көнгә район территориясендә яшәүче 15 яшькә кадәр балалар кабул ителә. Уфа шәһәре территориясендә урнашкан, җәй көннәрендә яки ел әйләнәсенә эшләүче лагерьларга һәм шифаханәләргә түләү 2022 елда 13 мең 847 сум 40 тиен тәшкил итә.

Гариза бирүчегә (ата-анага) юллама алу өчен Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан учреждениене сайларга кирәк. Шулай ук РПГУ (Дәүләт хезмәтләренең төбәк порталы), «Башкортстан Рес-публикасы балаларын һәм үсмерләрен исәпкә алуның бердәм системасы» аша да балалар лагерена юллама алу өчен гариза бирергә була. Ата-аналарга шуны истә тоту мөһим: алар сайлаган лагерьлар республиканың савыктыру учреждениеләре реестрына кергән булырга тиеш (аның белән БР Мәгариф министрлыгы сайтында (https://education.bashkortostan.ru) «Деятельность» – «Детский отдых и оздоровление» бүлегендә танышырга була.

Ата-аналар шулай ук 2021 елның маеннан башлап балалар өчен туристик кешбэк программасыннан файдалана ала. Аның белән җәйге сменаларга балалар лагерена юллама алырга һәм түләгән акчаның 50%ын кире кайтарырга мөмкин (ләкин 20 мең сумнан артык түгел). Акча автомат рәвештә, күп дигәндә 5 көндә, сез түләгән «Мир» картасына кире кайтачак.

Бер балага лагерьга бару вакыты чикләнмәгән, күпме теләсә шулкадәр сменага барырга була. Берничә балалы гаиләләргә һәр сатып алынган юллама бәясенең 50%ын кире кайтарырга мөмкин. Шул ук вакытта барлык юлламаларны да бер карта белән түләргә була, чөнки транзакция күләме буенча бернинди чикләүләр юк. 18 яшькә кадәрге балага һәр юллама өчен кешбэк тиеш.

Программада катнашучы лагерьлар, шулай ук балалар лагерьларына юлламалар сатучы туроператорлар һәм агрегаторлар исемлеге мирпутешествий.рф сайтының «Детские лагеря» бүлегендә урнашкан, анда лагерь, туроператор яки агрегатор тәкъдимен сайларга һәм түләргә мөмкин.

Программага бөтен ил буенча меңгә якын балалар лагере кушылган инде, кушылу процессы дәвам итә һәм катнашучы лагерьлар исемлеге артачак.

Кызыксындырган сораулар булса, Ростуризмның «кызу линия»се һәм ОНФ (Гомумрәсәй халык фронты) телефоннары, шулай ук мирпутешествий.рфсайтында махсус чатта һәм «кызу линия» телефоннары буенча шалтыратып сорарга мөмкин: 8-800-200-3411 (#1).

Башкортстан Республикасы бюджетыннан өстәмә рәвештә балаларның ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләләре буенча республика ведомствоара комиссиясе тарафыннан расланган уртача бәянең 30 проценты, ягъни 5 мең 685 сумы кире кайтарылачак.

Юлламаның бәясен респуб-лика бюджеты хисабына кире кайтару, шулай ук кирәкле документлар җыю мәсьәләсе буенча бала укыган урындагы вәкаләтле муниципаль органга мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.

Сораулар туса, түбәндәге адрес буенча Чишмә районының мәгариф идарәлегенә мөрәҗәгать итәргә була: Чишмә поселогы, М. Кәрим урамы, 39А, тел. 8 (34797) 2-23-38. Балаларны сәламәтләндерү компаниясен оештыру мәсьәләләре буенча «кызу линия» телефоны – 2-23-38. Гаризалар 8.30дан 17.30 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Сертификат та, кешбэк та – барысы да интернет аша
Сертификат та, кешбэк та – барысы да интернет аша
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: