Чишмэ
+28 °С
Облачно
Укучы – гәзит
28 Июня 2022, 11:27

Имән агачының көле кан басымын җайга сала

Көлнең дәвалау үзлекләре турында күпләр белми. Мәсәлән, усак агачының көле колит, хатын-кыз авырулары, бронхит, үпкә, бәвел куыгы сырхаулары вакытында ярдәмгә килә. Шулай ук организмны чистарту сәләтенә ия. 

Имән агачының көле кан басымын җайга салаИмән агачының көле кан басымын җайга сала
Имән агачының көле кан басымын җайга сала

4 аш кашыгы усак көлен 1 литр кайнар суга салып болгаталар, 1 көн төнәтәләр. Көнгә 3 мәртәбә 3әр аш кашыгы кабул итәләр. Балаларга 1әр чәй кашыгы бирергә кирәк.

11 көн шулай дәваланалар.

22 көн тәнәфес ясагач, процедураны кабатларга мөмкин.

Каен агачы көле ашказаны-эчәк трактына эләккән инфекцияләрне, атеросклероз, йөрәк ишемиясе, үпкә, бронхлардагы авыруларны, артритны дәвалый. Каен агачының көле белән тешне чистартырга була. Ул тешне агарта, эмален ныгыта. 3 аш кашыгы көлне 0,5 литр кайнар суга салып болгаталар. Сөзеп, көнгә 4 тапкыр 2шәр аш кашыгы эчәләр.

Имән агачының көле күз һәм ми тартмасы эчендәге кан басымын көйли, эчәк эшчәнлеге бозылганда файдалы. 3 аш кашыгы имән агачы көлен 1 литр кайнаган суга салып 1 көн төнәтәләр. Көнгә 3 тапкыр 3әр аш кашыгы кабул итәләр. 14 көн шул рәвешле дәвалангач, 5 көн туктап торалар һәм курсны кабатлыйлар.

http://nashcheremshan.ru/

Фото ачык чыганаклардан

Имән агачының көле кан басымын җайга сала
Имән агачының көле кан басымын җайга сала
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас