Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
3 ноябрь 2022, 10:03

Полиция эше – детектив сериал түгел

Бу абруйлы һөнәргә гомерен багышлаган төрле кешеләр бар, аларга карата мөнәсәбәт тә төрлечә булырга мөмкин, ләкин 10 ноябрьдә без хәвеф янаганда күпләр шалтыратып ярдәм сораган һөнәр ияләренең бәйрәмен билгеләп үтәбез.

Полиция эше – детектив сериал түгел
Полиция эше – детектив сериал түгел

– Полициягә, ул чакта милиция дип атала иде, ерак 1999 елда эшкә килдем. Без бала чакта милициядә эшләү абруйлы саналды, мин дә укытучылык эшеннән китеп, үземне бу өлкәдә сынап карарга булдым. Явызлыкка каршы көрәшкә үз өлешемне кертәсем килде. Әлеге вакытта халыкның полициягә мөнәсәбәте, үзгәртеп кору чорына караганда, ышанычлырак, – ди Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча начальнигы урынбасары Айдар Галиев.

Полиция штабы эшен канцелярия хезмәтеннән башка күз алдына китереп булмый.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләрен эш кабинетында очрату кыен, кемдер прокуратурага, кемдер судка ашыга яки чакыру буенча китә.

– Бүлектә һәркемнең үз вазифасы бар. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәте – гади һөнәр түгел, ул детектив сериалдан ерак, мәшәкатьле һәм хәвефле эш, – дип кыскача аңлатып китте җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы урынбасары Динар Урманов.

Миграция хезмәте дә полиция составына керә.

– Безнең бүлекчәдә сигез хезмәткәр эшли. Халык белән «Дәүләт хезмәтләре» порталын үзләштерү буенча тыгыз эш алып барабыз, мигрантлар белән дә өзлексез һәм актив эш алып барыла, еш кына чит ил кешеләрен безнең илдән чыгарып җибәрергә дә туры килә, ялган миграция исәбенә кую буенча җинаять эше ачыла, мигрантлар һәм аларга торак бирүче гражданнар даими контрольдә тотыла, – дип хәбәр итте миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Алмаз Карачурин.

Рәсәй эчке эшләр министрлыгының район буенча җитәкчелеге хезмәттәшләрен һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре – Эчке эшләр хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлый һәм сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм Ватан иминлеге хакына хезмәттә уңышлар тели!

 

Безнең белешмә

2022 елның тугыз аенда Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы бүлегендә 7987 җинаять буенча гариза теркәлгән, бу 2021 ел белән чагыштырганда, 422 очракка кимрәк. Ачыкланган җинаять эшләренең гомуми саны 22,8%ка арткан. Тугыз айда балигъ булмаганнар тарафыннан 21 җинаять кылынган (+18). Элек хөкем ителгән затлар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны 24 процентка арткан. Ачыклау проценты 26,9% тәшкил иткән. Тикшерү бүлекчәсендә 215 җинаять эше булган, бу узган ел белән чагыштырганда, 13кә күбрәк. 170 (+15) җинаять эше тикшерелгән. Китерелгән зыянның 47%ы капланган. Сорау алу бүлегендә 259 җинаять эше булган, 123е тикшерелгән, зыянны каплау – 61,8%. Участок полицейскийлары тарафыннан 109 җинаять, 643 административ хокук бозу ачыкланган. Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә 47 ата-ана һәм 29 бала исәптә тора. Әлеге бүлекчә хезмәткәрләре тарафыннан алты җинаять, 106 (+37) административ хокук бозу ачыкланган. Миграция мәсьәләләре бүлеге 1895 (+262) чит ил гражданын миграция исәбенә куйган, миграция законнарын бозуның 10 очрагы ачыкланган. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 30 (-3) юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, ике кеше (-2) һәлак булган. Исерек хәлдә идарә иткән өчен 106 (+1) граждан җавапка тартылган. 6782 мең сумлык штраф салынган.

Полиция эше – детектив сериал түгел
Полиция эше – детектив сериал түгел
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: