Чишмэ
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
27 июль 2021, 11:01

Калмашта ашлык комплексы төзелә

Ул «Башкир-агроинвест» җәмгыятен генә түгел, башка хуҗалыкларны да орлык белән тәэмин итәчәк

Калмашта ашлык комплексы төзелә
Калмашта ашлык комплексы төзелә

Чишмә районының Калмаш авылындагы ашлык киптерү комплексы республиканың орлык хуҗалыгы статусына ия булачак, бу Идел буе федераль округның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек базарына чыгу мөмкинлеге бирәчәк.

Билгеле булуынча, «Башкир-агроинвест» республиканың алты районында, шул исәптән Чишмәдә хуҗалык эшчәнлеге алып бара. Аның Калмаш бүлекчәсе бөтен холдингны орлык материалы белән тәэмин итә. Моның өчен ашлык киптерү комплексын төзү эшләре бара, анда 50 мең тонна күләмендәге орлык материалы сакланачак (куллануда 15–20 мең тонна), ә бу республиканың башка хуҗалыкларына бодай, арпа, борчак һәм соя сату мөмкинлеге бирәчәк.

Үткән елда беренче линия – 100 мең тонна сыешлы ашлык киптергеч төзелгән. Әлеге вакытта проектның икенче этабы тормышка ашырыла. Бишенче августка 30 мең тонна сыешлы объект куллануга тапшырылырга тиеш, ә 2022 елда куәтләр

50 мең тоннага кадәр арттырылачак. Шулай ук ашлык чистарту линиясе дә булачак, ярты ел элек моның өчен кирәкле чит ил җиһазларына заказ бирелгән.

Биредә уҗым культуралары агуланган орлык белән чәчеләчәк. «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең генераль директоры Александр Малеев әйтүенчә, әлеге проектның барлык нечкәлекләре дә уйланган, чөнки продукциянең югары бәяләнүе һәм базарда ихтыяҗ булу-булмавы нәкъ аны киптерү һәм саклау сыйфатына бәйле.

Ашлык киптерү комплексын төзү дәвам итә. Әлегә аны төзүгә 450 миллион сум акча салынган, барлык кирәкле материаллар һәм җиһазлар сатып алынган, төзелеш-монтаж эшләрен башкарасы калган. Ырынбур өлкәсеннән, Уфа шәһәреннән белгечләр җәлеп ителгән, алар  эшләрне тиешле вакытта тапшыру өчен көнен төнгә ялгап эшли.

– Төзелеш өчен тотылган акчаны биш елдан соң кайтарып алачакбыз, – ди Александр Малеев.

Район Хакимияте башлыгы Ришат Мансуров инвестпроектның лаеклы хезмәт хакы белән эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирүенә игътибар юнәлтте.

Калмашта ашлык комплексы төзелә
Калмашта ашлык комплексы төзелә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: