«Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы җәмгыятендә дә печән чабуның иң кызган мәле. Мал азыгы әзерләүчеләргә 221 гектарда люцерна һәм 170 гектарда кындырак җыеп аласы бар. Люцерна чабу тәмамланган диярлек, механизатор Фәрит Хәбибуллин «Джон Дир-568» белән кипкән үләнне тыгызлап рулоннар ясый, ә Фәнис Бикбулатов әзер печәнне Фәнис Галиуллин һәм Рәфис Ахуновның «КамАЗ»ына төйи, алар аны «Нерал» компанияләренең хуҗалык блогы предприятиеләренең берсенә – Туймазы районының «Нерал-Матрикс» җәмгыятенә илеп бушата.
– Үткән елдагыдан азрак булса да, уңыш начар түгел. Һәр гектардан 20 центнер чамасы алабыз. Фәрит Хәбибуллин көненә 250 төргәк ясый. Яңгырлар яумаса, икенче катка чабым булмаска да ихтимал, – ди хуҗалыкның баш агрономы Владимир Лысенко.
Хуҗалыкта кындырак та чабалар. Аның печәне үз хакына пайчыларга һәм эшчеләргә биреләчәк. Печән чабуда катнашучыларны өч, ә командировкага килгән эшчеләрне көнгә дүрт тапкыр кайнар ризык белән тукландыру оештырылган. Тагын бер атнадан печән әзерләү чоры тәмамланачак.