Чишмэ
+16 °С
Облачно
Төрлесеннән
19 Июня , 07:19

Дәүләт имтиханында - 99 балл!

 Бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) тәүге нәтиҗәләре билгеле булды. Чишмә районы өчен сынау тапшыру мизгеле уңышлы башланды: беренче мәктәпнең чыгарылыш укучысы Самира Исмәгыйлева химия буенча Бердәм дәүләт имтиханында  99 балл җыеп, югары нәтиҗә күрсәтте.

Дәүләт имтиханында - 99 балл!Дәүләт имтиханында - 99 балл!
Дәүләт имтиханында - 99 балл!

Имтиханнарда югары балл алу – җай туры килү генә түгел, ә бүгенге көндә республика буенча алып барылган зур һәм планлы эш нәтиҗәсе. Башкортстанда сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Төбәктә сәләтле балаларның иҗади эшчәнлеген үстерү концепциясе уңышлы гамәлгә ашырыла, заманча лабораторияләр төзелә һәм профильле сменалар эшли.

Мәктәптә белем бирү сыйфатын арттыру мәсьәләләре төбәк җитәкчелегенең даими игътибар үзәгендә тора. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, мәгарифкә системалы ярдәм  –  республиканың киләчәгенә озак вакытлы инвестицияләр кертү ул.

– Безнең укучылар Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыра, бөтенрәсәй һәм халыкара олимпиадаларда җиңү яулый. Республикабыз киң танылган төбәк, гадәттәгечә көчле Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәүгә якын урнашкан өлкәләргә җитди көндәш булып тора. Бу чынбарлык. Мин эзмә-эзлекле һәм системалы эшнең лаеклы нәтиҗәләргә китерүенә ышанам, – дип ассызыклый Радий Фәрит улы.

Республикада укучыларны һәм аларның остазларын дәртсендерү чаралары каралган. Мәсәлән, Бөтенрәсәй олимпиадасының соңгы этабында җиңүчеләр һәм аларны әзерләгән укытучылар 300, призерлар һәм аларның педагоглары 150 мең сум акча ала. Һәм, әлбәттә, илебезнең иң абруйлы югары уку йортларына кергәндә ташламалар мәктәпне тәмамлаучылар өчен көчле этәргеч булып тора.

Химия, әдәбият һәм тарих буенча чыгарылыш имтиханнарының тәүге нәтиҗәләреннән күренүенчә, Чишмә районы укучылары сынауларга бар көчләрен куеп әзерләнгәннәр.

Мәсәлән, тарих буенча имтихан тапшырган 14 чыгарылыш укучысының барысы да биремнәрне уңышлы үтәгән. Өч бала әдәбият буенча белемнәрен сынап караган. Химия буенча имтихан тапшыручылар да югары балл алдылар. Районда бу фәнне унберенче сыйныфны тәмамлаучы 25 укучы сайлаган. Аларның дүртесе 81 балл алып, бу фәнне яхшы белүләрен күрсәткән.

Ә быелгы чыгарылышның төп горурлыгы – поселокның беренче мәктәбеннән 99 балл җыйган Самира Исмәгыйлева. Йөзгә тулу өчен аңа нибары бер балл җитмәгән!

Самира Исмәгыйлева беренче сыйныфтан ук поселокның 1-нче мәктәбендә белем алган. Укытучылары аның тырыш, җаваплы, әдәпле һәм максатчан кыз булуын билгеләп үттеләр. Самира үз гомерендәге тәүге җитди үрне, яхшы билгеләргә генә укуы турында аттестат алып, тугызынчы сыйныфны тә-мамлаганда яулаган.

Ә унынчы сыйныфта укыганда химия-биология юнәлешенә өстенлек биреп, үзенең киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагын төгәл билгеләгән. Шуннан соң ике ел бар көчен салып белем алырга тырышкан. Кыз мәктәп программасы белән генә чикләнмәгән: өстәмә рәвештә укытучылары белән дә шөгыльләнгән, профильле онлайн-мәктәптә дә белем алган.

Педагоглары аның имтиханнарга әзерлек барышында фикерләү җитезлеге һәм төгәллеге белән гаҗәпләндереп, БДИ тестларыннан катлаулы мәсьәләләрне тиз һәм оста чишүен искә ала. Унынчы һәм унберенче сыйныфларда ул химия буенча бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабында призлы урыннар яулый. Ел буена яхшы билгеләргә генә укыган Самираның мәктәпне алтын медальгә тәмамлаячагына шик юк.

Шунысы гаҗәп, ул, уку буенча йөкләнеш зур булуга карамастан,  спорт белән шөгыльләнү өчен дә вакыт таба, берничә ел дәвамында дзюдога йөри. Укытучылары фикеренчә, спорт тәртипкә, чыдамлыкка өйрәтә, стрессны җиңәргә булыша һәм шул ук вакытта холыкны да чыныктыра, бу аңа имтиханнардагы киеренке шартларда ярдәм иткәндер, мөгаен.

Мәктәпне тәмамлау-чы укучының уңышларында аның гаиләсенең дә роле зур. Ул балаларында укымышлы булу, үзлегеңнән укып белемеңне арттырырга омтылу һәм максатларга ирешергә тырышу тәрбияләгән тулы һәм тату гаиләдә үскән.

Самира Исмәгыйлеваны, аның әти-әнисен һәм, әлбәттә, беренче мәктәп укытучыларын чын күңелдән котлыйбыз! Сәләтле якташыбыз белән горурланабыз һәм аңа үзе сайлаган югары уку йортына җиңел генә керүен, киләчәктә дә укуында һәм тормыш юлында бары тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез!

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас