29 апрельдән 5 майга кадәр Куйбышев тимер юлында формалаштырылган «Җиңү паровозы» ретро-составы магистральнең җиде иң эре станциясендә булачак: Уфа, Бөгелмә, Яр Чаллы, Ульяновск - Үзәк, Рузаевка, Пенза-1 һәм Самара. Бәйрәм турының гомум озынлыгы 2,5 мең километр тәшкил итәчәк.
Һәр шәһәрдә уникаль хәрби экспонатлар белән фотога төшәргә, 1945 елгы атмосфераны яңартучы реконструкциядә, фронттан кайткан солдатлар очрашуында һәм бәйрәм концертында катнашырга мөмкин булачак. Шулай ук барлык җиде тимер юл станциясендә, шул исәптән Уфада да, «Георгий тасмасы»акциясе узачак.
Башкортстан башкаласына «Җиңү паровозы»ның ретро-составы 29 апрельдә 11 сәгатьтә киләчәк.
Фото: metroblog.ru
https://omet-rb.com/