Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 апрель 2023, 12:45

Карагатлар өчен кайнар душ

Җәй көне уңышы мул булсын дисәк, карагатларны яздан ук тәрбияли башларга кирәк. 

Карагатлар өчен кайнар душ
Карагатлар өчен кайнар душ

Иң зур зыянны бөре талпаны сала. Карагатны гына түгел, крыжовникларны да уңышсыз калдыра ала ул. Әлеге бөҗәк бөре эчендә кышлап, галәмәт зур колонияләр барлыкка китерә. Бер бөредә 8 мең шундый корткыч яши ала. Игътибар белән карасагыз, зарарланган ул бөреләр яздан ук зур булып, бүртеп тора, кәбестәне хәтерләтә. Бу кортлар яз көне куакның чәчәк бөреләрен ашап бетереп, булачак уңышны юк итә. Бер сезонда һәрбер ана бөҗәк 40 мең йомырка сала. 

Хәзер бакчаларда инде кар эреде, карагат, крыжовник куакларын яхшылап карап чыгыгыз. Зурайган, бүрткән бөреләрне күрсәгез, аларны өзеп алып, яндырыгыз. Әлеге ревизияне бер атнадан соң тагын кабатларга кирәк булыр. 

Тагын бер ысул – куакка кайнар су бөркү. Ләкин моны бөреләр уянганчы, карлыган яфрак яра башлаганчы эшләп өлгерергә кирәк. Су бөркер алдыннан куакны бергә җыеп бәйләгез. Артык каты кысарга кирәкмәс, арадан су үтәрлек булсын. Лейкага кап-кайнар су салып, куак өстеннән шуны бөркегез. Бер зур куакка 10 литр кайнар су китә. Бөре талпаннарына каршы химик чаралар белән дә көрәшергә мөмкин.

Яз башында, карагат чәчәк атканчыга кадәр «Карбофос» куллана аласыз. Аны җилсез көнне сиптерәләр. Күп көнне иртән әле җил чыкмаган була, менә шул вакытта сиптереп калырга кирәк. Көннәр җылыта башлап, табигать уянганда корткычлар да кышлаган урыннарыннан чыгып, куак буйлап азык эзләп таралыша. 2-3 атна буена бара ул эмиграция. Гадәттә бу вакыт чәчәк бөреләре бүртә башлаган чорга туры килә.

Карагатлар өчен кайнар душ
Карагатлар өчен кайнар душ
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: