Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 гыйнвар 2023, 09:43

Киез итек киеп хоккей уйныйк

21 гыйнварда Түбән Хаҗәт авылында 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында киез итек киеп хоккей уйнау турниры узачак.

Киез итек киеп хоккей уйныйк
Киез итек киеп хоккей уйныйк

Спорт ярышлары Сөнлегөл күлендә узачак. Чараны авылның «Агинәй» клубы оештыра. Тәүдә фестивальне авылда гына үткәрергә планлаштырганнар, әмма башка авыл биләмәләреннән дә катнашырга теләк белдерүчеләр булган. Нәтиҗәдә, турнирны район буенча үткәрергә карар иткәннәр. 

Уен шартлары буенча һәр командада 40 яшьтән өлкәнрәк биш катнашучы булачак.

Турнирның баш судьясы Әнисә Әлмөхәммәтова хәбәр итүенчә, иң өлкән катнашучыга 78 яшь. Төп шарт – киез итек киеп уйнау. Дүрт уенчы кәшәкә белән уйный, ә шайба урынына теннис шары кулланыла, капкачы кәшәкәсез генә капканы саклый.

Киез итекләрдә хоккей турниры «Аек авыл» бәйгесенең республика этабында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау чаралары планын тормышка ашыру барышында үткәрелә.

Быел Түбән Хаҗәт авылы «Аек авыл» бәйгесенең «Кече торак пунктлар» номинациясендә катнаша.

Киез итек киеп хоккей уйныйк
Киез итек киеп хоккей уйныйк
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: