Чишмэ
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 ноябрь 2022, 15:48

Һава торышы үзгәрә

Юлларда аеруча сак булу таләп ителә.

Һава торышы үзгәрә
Һава торышы үзгәрә

Бу атна уртасында Башкортстан территориясе янә көньяк-көнбатыштан килгән чираттагы җылы циклон зонасына эләгә. Бүген көндез һәм 24 ноябрьдә тәүлек әйләнәсенә һава торышы бозылачак. Җепшек кар явуы көтелә. 24 ноябрьдә төнлә аерым районнарда көчле кар явачак, урыны белән бозлавык, бозлы яңгыр явуы көтелә, агач ботакларына һәм электр чыбыкларына кар ябышуы ихтимал. Иртәгә көчле җил дә фаразлана. Юлларга кар салачак. 24 ноябрьгә республикада һава температурасы төнлә -3, -8 градус салкын булачак, көндез 0, - 5 градус. Республиканың төньяк-көнчыгышында төнлә -10, -15, көндез -5, -10 градуска кадәр суытачак. Җомга көнне, 25 ноябрьдә, урыны белән бераз кар явачак. Төнлә көньяк-көнчыгышта уртача күләмдә. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә -8, -13 градус, көндез -3, -8, республиканың төньяк-көнчыгышында -13 градус салкынга кадәр. «Синоптиклар фаразлары буенча, атна азагында явым-төшем күләме кимеячәк, һава температурасы түбәнәя башлаячак», - дип хәбәр итәләр Башгидромет үзәгендә.

 

Чыганак: «Башинформ» МА. Фото: Валерий Шахов

Һава торышы үзгәрә
Һава торышы үзгәрә
Автор:Лиана Усманова
Читайте нас: