Европада һәм Израильдә коронавирус белән күпләп авыручылар саны арткан. Киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Төркиядә дә яңа дулкын башланган – бер көн эчендә 50 меңнән артык кеше ковид йоктырган. Италиядә дә авыручылар саны арта, анда бер көндә чирләүчеләр 130 меңнән артып китә. Рәсми мәгълүматларга караганда, әлеге вакытта чирнең «Омикрон» – А1.5 төре тарала. Аннан үлүчеләр күп түгел, дип расласалар да, Италиядә бер көн эчендә 94 кеше вафат булган.
Табиблар алдына ковидка каршы күмәк иммунитет дәрәҗәсен күтәрү өчен, вакцинация темпларын көчәйтү бурычы куелган.