Чишмэ
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 апрель 2022, 09:19

Алдынгы экспортёр-предприятие

«Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыяте 2021 ел нәтиҗәләре буенча «Алтын Меркурий» эшкуарлык эшчәнлеге өлкәсендә дәүләт премиясе алу буенча бәйгенең төбәк этабында җиңү яулады. 

Алдынгы экспортёр-предприятие
Алдынгы экспортёр-предприятие

Заводта бер тәүлектә 1000 тоннага кадәр көнбагыш эшкәртелә, ә чистартылган май җитештерү 300 тоннага кадәр тәшкил итә.

Узган елда предприятие Литва, Латвия, Үзбәкстан, Белоруссия, Германия, Кытай илләре белән тышкы икътисади эшчәнлек алып барган. Шул ук вакытта, гомумән алганда, 17 млн долларлык 2163 тонна көнбагыш, 5430 тонна рапс мае, 19361 тонна көнбагыш түбе, 2733 тонна гранулалы көнбагыш кабыгы чит илгә чыгарылган. Узган елда Кытай, Латвия һәм Үзбәкстан төп партнер илләр исемлегенә кергән.

Елның мөһим яңалыгы – Кытай Республикасына флекси-танклар (контейнер эченә урнаштырылган эластик савытлар) ярдәмендә рапс мае озату.

Шулай итеп, 2021 елда «Чишмә МЭЗ» җәмгыятеннән Кытайга барлыгы 4,4 мең тонна авырлыктагы өч тимер юл составы җибәрелгән.

 

Редакция архивыннан алынган фото

Алдынгы экспортёр-предприятие
Алдынгы экспортёр-предприятие
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: