Чишмэ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 сентябрь 2021, 10:18

Казанда туган телләргә багышланган поезд йөри башлаган

Казан шәһәре метрополитенында төрле туган телләргә багышланган махсус тематик поезд йөри башлаган.

Ул республикада туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган. Алты вагоннан торган поезд  рәсемнәр һәм төрле телләрдәге язулар белән бизәлгән. Поезд эчендә татар, рус, чуаш, мари, удмурт һәм башка телләр турында кызыклы мәгълүматлар, гади һәм үзенчәлекле сүзләр-гыйбарәләр язылган. Татар теленә аеруча зур урын бирелгән.

Мисал өчен татар теленә багышланган вагонда урысча-татарча иң кирәкле сүзләр, татар әдәбияты турында кызыклы фактлар, тизәйткечләр, мәкальләр, "татар телендә аралашучыларга 100 лайк" кебек плакатлар эленгән.

 

Чыганак: https://www.azatliq.org/a/31469184.html

Казанда туган телләргә багышланган поезд йөри башлаган
Казанда туган телләргә багышланган поезд йөри башлаган
Казанда туган телләргә багышланган поезд йөри башлаган
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: