Чишмэ
-3 °С
Облачно
Сәламәтлек
8 Октября , 05:37

Грипптан прививка ясаттыгызмы?

Чишмә районында гриппка каршы вакцинация башланды. Көннәр салкынайткач ютәл һәм томау төшүгә зарланып поликлиникага мөрәҗәгать итүчеләр саны арта. Һава температурасы үзгәрү, биналарны җылыту мизгеле һәм уку елы башлану вируслар таралуга уңай шартлар тудыра. Шуңа күрә хәзер вируслардан саклану турында алдан хәстәрлек күрү, гриппка каршы прививка ясату өчен иң кулай вакыт.

Добавить в предпочтительные источники Google
Грипптан прививка ясаттыгызмы?Грипптан прививка ясаттыгызмы?
Грипптан прививка ясаттыгызмы?

Ни өчен ашыгырга кирәк? Грипп вирусы даими үзгәреп тора: әгәр сез бер тапкыр авыргансыз яки былтыргы штамм белән прививка ясаткан булсагыз, иммунитетыгыз яңа модификация алдында көчсез булырга мөмкин. Шуңа күрә вакцинацияне ел саен ясатырга кирәк. Прививка организмга актуаль антитәнчекләр эшләп чыгарырга ярдәм итә. Кеше аннан соң авырып китсә дә, кагыйдә буларак, чир җиңел уза, үпкә зарарланмый һәм йөрәк өзлекми. Ә прививка ясатмасаң хәвеф арта: үпкә ялкынсына, шикәр чире яки астма кискенләшә, организм хәлсезләнә.

Быелгы вакциналар составы, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы киңәшләренә туры китереп, тулысынча яңартылган. Алар вирусның А тибындагы «Миссури» һәм «Дарвин», B тибындагы «Токио» төрләреннән саклый. Чишмә үзәк район дәваханәсенә вакциналарның кирәкле күләме кайтарылган һәм фельдшер-акушерлык пунктларына таратылган. Ноябрь башында, авыручылар саны шактый арткан чорда саклану өчен прививканы нәкъ хәзер ясату мөһим. Вакцинаны октябрь ахырына кадәр эшләтеп өлгерү мөһим, шул вакытта эпидемияне «коралланып» каршы алырга өлгерерсез.

Әлеге вакытта районда актив вакцинация  бара: бүгенге көнгә үзәк район дәваханәсенең барлык хезмәткәрләре һәм фельдшерлар прививка ясаткан. Район оешмалары һәм предприятиеләреннән дә коллектив заявкалар килә. Бу прививка эшләтергәме-юкмы дип уйлаучылар өчен яхшы үрнәк.

Прививкага үзегезгә уңайлы булганча язылырга мөмкин:

  • «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша;
  • 122 кайнар линия телефоны буенча;
  • поликлиникага килеп үзегезнең участок терапевты аша;
  • «Макс» мессенджеры аша: clck.ru/3TsxYy;
  • «К-Врачу» мобиль кушымтасында;
  • поликлиника регистратурасында.

Авылларда яшәүчеләр турыдан-туры фельдшер-акушерлык пунктларына мөрәҗәгать итә алалар. Безнең белгечләр өегезгә барырга яки кабинетта кабул итәргә әзер, иң мөһиме, һәркем ярдәм алалсын.

Үзегез белән паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС алырга онытмагыз. Мөһим шарт: прививка ясаткан вакытта салкын тиеп авырмаска тиешсез.

Күпләр привика ясатырга курка. Район дәваханәсенең баш табибы Урал Шәрипов ассызыклавынча, вакцинадан түгел, грипптан куркырга кирәк. Заманча препаратлар бик яхшы кичерелә. Мөмкин булган реакцияләр – прививка урыны кызарып торырга яки кичен бераз температура күтәрелергә ихтимал. Бу иммунитетның нормаль реакциясе: ул вирусны танырга һәм организмны сакларга өйрәнә.

Урал Шәрипов поликлиникага «Совигрипп» һәм «ФлюМ» вакциналары кайтарылуы турында хәбәр итә (соңгысы 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен билгеләнгән). Вакцинация һәр көнне дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00-15.30 сәгатьтә 327-нче кабинетта үткәрелә (Чишмә поселогы, Елга урамы, 2А/1). Прививка ясатыр алдыннан терапевтка керергә кирәк.

Сорауларыгыз калса, 8.00дән 18.00 сәгатькә кадәр Чишмә үзәк район дәваханәсенең махсуслаштырылган медицина-санитар ярдәме бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы Венера Латыйповага мөрәҗәгать итәргә була, тел: 8 (34797) 2-07-30.

 

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас