Чишмэ
+27 °С
Облачно
Сәламәтлек
29 Июня , 04:49

Халык хөрмәте казанган фельдшер

Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Уфада төбәкнең иң яхшы табибларын һәм шәфкать туташларын бүләкләү тантанасы узды. Алар арасында якташыбыз – Яңа Усман авылы фельдшеры Эльза Хәмәтдинова да бар иде.

Халык хөрмәте казанган фельдшерХалык хөрмәте казанган фельдшер
Халык хөрмәте казанган фельдшер

Югары бүләкне – «Башкортстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» исемен – аңа БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров тапшырды.

«Медицинада очраклы кешеләр юк. Бу – чыннан да, башкаларның хәлен аңлый белгән, җаваплылыктан курыкмаган һәм иң авыр эш көненнән соң да пациентларының сәламәтлеген кайгыртырга көч тапкан кешеләрнең һөнәре», – дип ассызыклады хөкүмәт җитәкчесе үз чыгышында.

Эльза Хәмәтдинова әлеге игелекле эшкә 30 ел гомерен багышлаган. Бу еллар эчендә ул БР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасына һәм «Сәламәтлек саклау отличнигы» исеменә генә түгел, ә тагын да мөһимрәгенә – пациентларының чиксез ышанычына һәм ихтирамына лаек булган.

– Безнең өчен аерым пациентлар юк, барысын да тигез күрәбез. Яңа туган баламы яки олы яшьтәге кешеме ул – безнең өчен һәркайсы мөһим. Пациентның сәламәтлеге барыннан да өстен, – диде Эльза Хәмәтдинова тантаналы чарадан соң интервьюда.

Барысына да игътибары җитә, һәркемгә җылы сүзен, кирәкле даруын таба һәм киңәшен бирә. Бу коры сүзләр генә түгел: аның участогына Яңа Усман халкы гына түгел, ә бөтен Дурас авылы биләмәсендә яшәүчеләр керә.

Эльзаның хезмәт юлы – үз һөнәренә тугрылык тарихы ул. Кайчандыр ул Дмитриевка фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт куйган, Ябалаклыда психиатрия бүлеге ачылгач, бер ел анда өлкән шәфкать туташы булып эшләгән, яңа бүлектәге эшчәнлекне җайга салып җибәргән.

Бүген Эльза Хәмәтдинова берничә участокта, шул исәптән Әлбәй авылы медпунктында да эшли. Аның һөнәри осталыгын авыл халкы гына түгел, ә башкалар да югары

бәяли. 2021 елда аның җитәкчелегендәге Яңа Усман авылы фельдшер-акушерлык пункты республика дәрәҗәсендәге «Сәламәт авыл» проекты бәйгесендә, «Халык саны 200 кешегә кадәр булган кече авыл торак пунктлары» категориясендә җиңде.

Үзәк район дәваханәсенең баш табибы Урал Шәрипов үз хезмәткәрләрен югары бәяли һәм абруйлы һөнәр ияләре белән горурлана. Эльза Хәмәтдинова кебек белгечләр белән бер командада эшләү – үзе бәхет, аларның тәҗрибәсе һәм эшкә тугрылыгы бөтен коллектив өчен үрнәк булып тора, ди ул.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров табиблар авылларда калсын өчен аларга тормыш итү һәм эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру мөһимлеген ассызыклый. «Земство докторы» һәм «Дефицитлы белгечлекләр» программалары яшь һөнәр ияләренә ярдәм алырга булыша.

Эльза Хәмәтдинова исә авылда да уңышлы эшләп булуның тере үрнәге. Ул яшьләр өчен остаз да булып тора: студентлар аның янында производство практикасы уза, тәҗрибәле фельдшер алар белән белемнәрен уртаклаша, һөнәреңә тугры калып пациентларны дәваларга, аларның дусты булырга өйрәтә.

Эльзаның төп таянычы – тату гаиләсе. Тормыш иптәше һәм балалары аны хөрмәт итә, туганнары аны оста һөнәр иясе генә түгел, ә уңган хуҗабикә – хәстәрлекле һәм кунакчыл хатын-кыз буларак та беләләр.

Эльза Хәмәтдиновага бирелгән югары бүләк – аның күпьеллык хезмәтен һәм Гиппократ антына тугрылыгын тану ул. Район гәзите дә Эльза Хәмәтдинованы лаеклы бүләге белән чын күңелдән котлый!

 

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас