Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 ноябрь 2022, 10:39

Чишмәдә грипп белән авыручылар юк

Чишмә үзәк район дәваханәсе мәгълүматлары буенча, кискен респиратор вируслы инфекция һәм коронавирус белән авыручылар санының кискен артуы күзәтелми.

Чишмәдә грипп белән авыручылар юк
Чишмәдә грипп белән авыручылар юк

3нән 10 ноябрьгә кадәр Чишмә үзәк район дәваханәсенә 217 граждан мөрәҗәгать иткән, шуларның 69ы – балалар. 14 пациентка – коронавирус, бишесенә  үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган (барысы да балалар). 11 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр ОРВИ билгеләре белән мөрәҗәгать итүчеләр – 126,  тугыз кешедә коронавирус, дүртесендә (2 өлкән кешедә һәм 2 балада) үпкә ялкынсынуы ачыкланган. Грипп диагнозы куюның рәсми расланган очрагы теркәлмәгән. Чишмә дәваханәсе табиб-эпидемиологының ярдәмчесе Гөлнара Сарбулатова гриппка һәм ковидка каршы вакцинация дәвам итүен билгеләп үтте.

Чишмәдә грипп белән авыручылар юк
Чишмәдә грипп белән авыручылар юк
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: