Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 октябрь 2021, 14:32

Авыручылар саны арта

Кичә, 18 октябрьдә Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Радик Галимов медицина буенча урынбасары  Земфира Янгуразова һәм хастаханә табиблары белән бергә йогышлы авырулар госпиталендә булды. Тикшерү барышында пациентларны дәвалауга коррекция ясалды. Радик Рәфкать улы авырулар белән сөйләште, хәлләрен сорашты.

Авыручылар саны арта
Авыручылар саны арта

Чишмә дәваханәсенең йогышлы авырулар госпитале 60 урынга исәпләнгән һәм, нигездә, гемодиализга мохтаҗ булган хәлдә коронавирус йоктырган пациентларны дәвалау өчен кулайлаштырылган. Бу хроник бөер җитешсезлеге белән пациентлар, һәм аларны COVID-19дан дәваланудан тыш, гемодиализ үткәрелә. Мондый пациентлар безнең районга Уфа госпитальләреннән һәм якын-тирә районнардан дәваланырга җибәрелә.

COVID-19 белән авыручылар саны артканнан арта бара, хәзерге вакытта госпитальдә 58 пациент дәвалана һәм аларның күбесе вакцина ясатмаган кешеләр.

Йогышлы авырулар госпиталендә булганнан соң нәтиҗәләр ясалды, эшне көчәйтергә кирәк булган юнәлешләр билгеләнде.

Авыручылар саны арта
Авыручылар саны арта
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: