Якынча йомгаклар буенча, «Бердәм Рәсәй» партиясе 69,92% тавыш җыйган. Аның өчен 753,5 меңнән артык сайлаучы тавыш биргән.
КПРФ өчен — якынча 122,2 мең кеше (11,34% тавыш).
ЛДПР өченче урында — 79 меңнән потык сайлаучы (7,33% тавыш).
«Гадел Рәсәй — Хакыйкать өчен» партиясе вәкилләре өчен 76,3 мең чамасы кеше тавыш биргән (7,08% тавыш).
«Яңа кешеләр» партиясе әле биш процентлык чиккә барып җитми. Якынча мәгълүматлар буенча, Башкортстанда 37,2 меңнән артык сайлаучы бу партияны сайлаган (3,46% тавыш).
«Башинформ» хәбәр иткәнчә, 10 сентябрьдә Башкортстанда Дәүләт җыелышы — Корылтайга биш елга 110 депутат сайланды. Моннан тыш, Межгорье ябык административ-территориаль территориаль берәмлеге Советына, Чишмә һәм Приют район Советларына сайлау, шулай ук республиканың 772 авыл биләмәсе Советы депутатларын сайлау узды.