Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 Май 2022, 11:48

«Библиотөн»гә рәхим итегез!

27 майда үзәк район китапханәсе «Библиотөн-2022» Бөтенрәсәй акциясендә катнаша, бу көнне биредә Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган төп вакыйга узачак мәйданчык ачыла.

«Библиотөн»гә рәхим итегез!
«Библиотөн»гә рәхим итегез!

Китапханәгә тавыш-тынсыз гына ялгызы һәм шау-гөр килеп компания белән килүчеләр дә бар.

Берәүләр иҗади эш белән мәшгуль булса, икенчеләре китап-журналлар укый, кызыксынулары буенча клубларга берләшә, шунысын да әйтергә кирәк, алар һәрвакыт безнең игътибар үзәгендә.

27 майда үзәк район китапханәсе «Библиотөн-2022» Бөтенрәсәй акциясендә катнаша, бу көнне биредә Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган төп вакыйга узачак мәйданчык ачыла.

Китапханәгә килүчеләр игътибарына китаплар инсталляциясе оештырылачак, төрле әдәбият, кул эшләре (чигелгән сөлгеләр, баш киемнәре, Башкортстанда яшәүче халыкларның милли киемнәрендә курчаклар) күргәзмәләре, шулай ук башкорт тирмәсе элементлары белән фотозона тәкъдим ителәчәк.

Китапханә хезмәткәре Сөмбелә Шәрәфетдинова  җитәкчелегендә маңгай бәйләвече ясау буенча  осталык классы үткәреләчәк.

«Кулдан эшләнгән могҗизалар» остаханәсендә исә «Осталыкның юктыр чикләре» бәйгесендә катнашучыларның эшләре тәкъдим ителәчәк. «Агачка рәсем төшерү» осталык классында катнашучылар үзләре ясаган сувенирларны алып кайтып китә алачаклар.

Балалар китапханәсе иң яшь китап укучылар өчен «Рәсәй уеннары һәм уенчыклары» дип аталган күңел ачу-танып белү программасы үткәрәчәк. Балалар төрле уенчыклар турында беләчәкләр һәм аларны үзләре ясап караячаклар, гади әйберләр – таяк, бау һәм яулык ярдәмендә мавыктыргыч уеннар уйнарга өйрәнәчәкләр.

Китапханәгә килүчеләр өчен Рәсәй халыкларының милли ризыклары белән «Библиокухня» оештырылачак һәм теләге булган һәркем бу ризыклардан авыз итә алачак.

Үзәк район китапханәсе поселок халкын һәм кунакларын бүген, 27 май көнне 17–19 сәгатьтә «Библиотөн» акциясендә көтеп кала.

Илүзә Гыйбадуллина, район китапханәсе директоры

 

«Библиотөн»гә рәхим итегез!
«Библиотөн»гә рәхим итегез!
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: