Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 октябрь 2021, 09:58

Алда – эшләми торган көннәр

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр илдә эшләми торган көннәр игълан ителде.

Алда – эшләми торган көннәр
Алда – эшләми торган көннәр

Рәсәй Президенты Владимир Путин вице-премьер Татьяна Голикованың коронавирус таралуга бәйле шул турыдагы тәкъдимен хуплады. Дәүләт башлыгы шул турыдагы указга 20 октябрьдә Министрлар кабинеты белән киңәшмә нәтиҗәләре буенча кул куйды.

Ил җитәкчесе эпидемиянең яңа дулкынын туктатырга ярдәм итәчәк чикләүләрне кертү мөһимлеген ассызыклады. Кирәк булганда, төбәкләр эшкә чыкмаган көннәр санын озайта ала. Бүгенге көндә коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бөтен ил буенча арта бара.

Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр иткәнчә, төбәкләрдә эпидемия процессы «симметрик түгел».

– Алты субъектта: Удмурт республикасында, Пермь краенда, Ырынбур, Иваново, Төмән өлкәләрендә, Башкортстанда һәм Татарстанда киеренке хәл күрәбез. Бу хәлләр һәр төбәк өчен аерым карар, шул исәптән чикләү чаралары кабул итүне таләп итә, шуңа күрә без санап үтелгән кайбер регионнарга өстәмә медицина бригадалары җибәрдек. Бүген алар анда эшли, – дип белдерде сәламәтлек саклау министры.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышын уздырды. Көн тәртибендә – COVID-19дан вакцина эшләү темпларын арттыру һәм 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре режимын кертү.

БР вице-премьеры – сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сүзләренә караганда, республикада COVID-19 белән чирләүчеләр күп, әмма әлегә хәлләр тотрыклы. Вакцинация темплары акрынлап арта, алар буенча Башкортстан ил буенча алда барган биш төбәк исемлегендә. 

– 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре игълан итү –бик мөһим һәм вакытында кабул ителгән карар. Бу чирнең туктаусыз таралуына бераз чик куячак, ә медицина оешмаларына коронавирус белән көрәшү өчен өстәмә ресурслар һәм запаслар булдырырга мөмкинлек бирәчәк, – дип ассызыклады Максим Забелин.

Башкортстанда чикләүләр кертелде. Хәзер кайбер учреждениеләргә вакцина эшләтү турында сертификат яки ярты ел элек авыру кичерүең турында белешмә күрсәткәндә генә керергә мөмкин, шулай ук 27нә кадәр тискәре ПЦР-тест та кабул ителәчәк. Радий Хәбиров әлеге чикләүләрне аңлатып, кешеләрне җәфалап бизнесны туктату максаты юк, дип ассызыклады.

– Бездә 1,5 миллион кеше вакцина ясаткан инде. Прививка эшләтмәүчеләр – якынча 800 мең. Көн саен 15–20 мең кеше вакцина кадатса да, Яңа елга кадәр бу бурычны үтәр идек, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Ул билгеләп үткәнчә, коронавирус белән хәл даими контрольдә тотыла. Чикләү чаралары мөмкинлек туу белән гамәлдән чыгарылачак.

Фото: «Башинформ» МА

Алда – эшләми торган көннәр
Алда – эшләми торган көннәр
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас: