Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 сентябрь 2021, 08:44

Сайлауның өченче көне башланды

Бүген иртәнге 8 сәгатьтә барлык сайлау участоклары ишекләрен ачты. 

Сайлауның өченче көне башланды
Сайлауның өченче көне башланды

Шуны билгеләргә кирәк, сайлау участокларында барлык санитар таләпләр, хәвефсезлек кагыйдәләре үтәлә. Сайлауларның беренче һәм икенче көннәре тыныч шартларда узды. Күзәтүчеләр барлык нормалар үтәлүен күзәтте.

Күзәтүчеләр арасында чит ил гражданнары да булды, шул исәптән Германия һәм Никарагуа вәкилләре. Чит ил экспертлары тавыш бирүнең бөтен процессын өйрәнде: сайлаучылар тарафыннан бюллетеньнәр алудан алып, тавыш бирү өчен кабиналар һәм урналар булдыруга кадәр.

Сайлау участокларының эшен анализлап, сайлауларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләргә мөмкин.

Бүген дә республика кешеләре 3403 сайлау участогында тавыш бирә ала. Шул исәптән дәваханәләрдә, шифаханәләрдә, вокзалларда, картлар йортларында.

 

Башинформ МА

Сайлауның өченче көне башланды
Сайлауның өченче көне башланды
Автор:
Читайте нас: