Чишмә районында сайлаучыларның гомуми саны 40 меңнән артык.
17 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр Чишмә районы территориясендә сигезенче чакырылыш Рәсәй Федерациясе Федераль Җыелыш Дәүләт думасы депутатларын сайлау һәм бермандатлы 10нчы сайлау участогы буенча Ар авыл Советына, бермандатлы 2нче һәм 8нче сайлау участоклары буенча Арслан авыл Советына, бер мандатлы 1нче сайлау округы буенча Енгалыш һәм 4нче сайлау округы буенча Сафар авыл Советларына өстәмә депутатлар сайланачак.
Агымдагы елның 19 сентябрендә безнең район территориясендә Дәүләт думасы депутатларын һәм авыл биләмәләре Советларына депутатлар сайлауны Чишмә муниципаль районның территориаль сайлау комиссиясе һәм 54 участок сайлау комиссиясе үткәрәчәк. Участок сайлау комиссияләре составы төзелгән, аның әгъзалары 425 кеше тәшкил итә.