Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 сентябрь 2021, 09:33

Чишмә районында беренчеләрдән булып Дурас авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнил Заманов тавыш бирде

Фәнил Заманов авыл Советы башлыгы вазифасында 30 елдан артык эшли. Ул кешеләр белән һәрвакыт ачык, гадел, аның өчен иң мөһиме - халык белән хакимият арасында үзара аңлашуны җайга салу

Чишмә районында беренчеләрдән булып Дурас авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнил Заманов тавыш бирде
Чишмә районында беренчеләрдән булып Дурас авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнил Заманов тавыш бирде

Менә бүген дә ул иртәнге сәгать 8дә тавыш бирде һәм хәзер исә сайлаучыларны башка авыллардан алып килү мәсьәләсен контрольдә тота.

Пенза һәм Биккол халкына сайлауга килү өчен мәктәп автобусы бирелде. Чишмә районында сайлаучыларның гомуми саны 40000нән артык, шуларның 422се Дурас авылында урнашкан 3319нчы сайлау участогына керә. Әлеге участоктагы сайлау комиссиясе рәисе Земфира Галимҗанова сүзләренә караганда, 18 кеше бу көнне үзләре барган урында тавыш бирү турында гариза язган, ә 10 кеше (күбесе дачниклар) киресенчә, Дурас авылында тавыш бирергә теләк белдергән.

Чишмә районында беренчеләрдән булып Дурас авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнил Заманов тавыш бирде
Чишмә районында беренчеләрдән булып Дурас авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнил Заманов тавыш бирде
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: