Очрашу барышында район хакимияте башлыгы парламентарийга Чишмә районындагы хәлләр һәм торак пунктлардагы инфраструктура үсеше турында сөйләде.
Әлеге вакытта юллар ремонтлана, поселокта су белән тәэмин итү системасы төзекләндерелә, футбол кыры төзелә башлый. Яшелчә саклагыч һәм кунакханә комплексын төзү планлаштырыла.
Иван Сухарев Чишмә районында яшәүчеләр белән сөйләште. Гражданнарга Владимир Жириновский һәм Иван Сухарев исеменә мөрәҗәгатьләр бланклары, шулай ук ЛДПР символикасы белән истәлекле сувенирлар таратылды.