Чишмэ
+15 °С
Облачно
Мәдәният
22 Апреля , 11:45

«Надежда» – ул без!

Район мәдәният  сараенда ветераннарыбызның «Надежда» халык  хорына багышланган «Яз өмете» исемле иҗат кичәсе узды. Яшьләре алтмыштан узган хор әгъзалары өчен әлеге чара җыр-моң һәм җылы истәлекләр тулы чын бәйрәмгә әверелде.

«Надежда» – ул без!«Надежда» – ул без!
«Надежда» – ул без!

Безнең коллектив 30 елдан артык яшәп килә һәм хаклы рәвештә Чишмә районының «14 энҗе бөртеге»нең берсе санала. Бу еллар эчендә ул безнең өчен икенче гаиләбезгә әйләнде. Без биредә җырлап кына калмыйбыз, бер-беребезгә ярдәм итеп, шатлык-кайгыларыбыз, яңалыкларыбыз һәм мәшәкатьләребез белән уртаклашып яшибез. Сәхнәдә без – бердәм тавыш, ә сәхнә артында тату ахирәтләр.

Беренче җитәкчеләребез Надежда Денисенко, Халисә Зәбирова, Евгения Турбовец, шулай ук аккомпаниаторлар Әсхәт Гомәров һәм Айрат Байматовны аеруча хөрмәт белән искә алабыз. Алар бу хорны оештыруга күп көч салган һәм безне үз-үзебезгә ышанырга өйрәткән кешеләр. Ә 2019 елдан коллектив белән яшь, иҗатка заманча карашлы Лира Сәйфуллина җитәкчелек итә башлады. Аккомпаниатор Айдар Басыйров белән бергә ул безнең репертуарга яңа җырлар кертә.

Бу кичне Район мәдәният сарае сәхнәсеннән «Надежда» хоры, шулай ук «Девичьи напевы», «Дива» ансамбльләре башкаруында җырлар яңгырады. Тамашачылар алдында «Ак чишмә» бию ансамбле һәм «Акварельки» балалар коллективы чыгыш ясады, сәхнәдә чын-чынлап бәйрәмчә мохит хөкем сөрде.

«Надежда» хоры – ул легенда! Менә 25 ел инде ул горурлык белән «халык хоры» дигән югары исем йөртә, тамашачыларны үзенең моңлы җырлары белән сөендерә. Ләкин безне сәхнә генә берләштерми! Тамашачылар арасында да безне өч дистә ел белүчеләр бар. Тугры җанатарларыбыз илһамланып, кабатланмас моңнар тыңлау өчен һәр концертыбызга килергә тырыша.

Коллектив әгъзалары махсус хәрби операция башланган көннәрдән үк бердәм булып, егетләребезгә кулдан килгәнчә гуманитар ярдәм җыюда катнаша. Без җыр-моңның һәм игелекле эшләребезнең йөрәкләрне берләштерүенә ышанабыз, бу бәйлә-нешне концертларыбызда да тоябыз. Тугры тамашачыларыбызга ярдәмнәре һәм кайнар алкышлары өчен рәхмәт! «Надежда» хоры әгъзалары кадерле ветераннарыбызга, хорны оештыручыларга, бүгенге көндә сәхнәдә үз талантын бүләк итүчеләргә, шулай ук конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашу мөмкинлеге өчен Район мәдәният сарае җитәкчелегенә рәхмәт белдерә.

Мәдәният идарәлеге җитәкчесе Азат Арслановның котлау сүзләре аеруча җылы яңгырады. КПРФ райкомының беренче секретаре Рәүф Гадиев та коллективка изге теләкләрен җиткерде. Ул хорның районның мәдәни тормышына һәм иң яхшы традицияләрне саклауга керткән өлешенең никадәр мөһим булуын ассызыклады.

Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенә 80 ел тулу уңаеннан хор ветераннары Валентина Есипова, Федора Короткова һәм Нина Филатова юбилей мдальләре белән бүләкләнделәр. Районның ветераннар советы рәисе урынбасары Анатолий Романов яшьләрне патриотик тәрбияләүгә өлеш кертүе һәм район тормышында актив катнашуы өчен хор коллективын Мактау грамотасы белән бүләкләде. Коллектив  җитәкчесенә һәм барлык катнашучыларга рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән чәчәкләр тапшырылды.

«Надежда» хоры коллективына ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс дәрт-дәрман, киләчәктә иҗади уңышлар телибез!

                                                                                                                        Әлфирә Маракаева, РФ хезмәт ветераны, «Надежда» хоры старостасы, әдәби клуб рәисе.

«Надежда» – ул без!
«Надежда» – ул без!
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас