Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хикәяләр
12 ноябрь 2022, 17:05

Акылың алдан йөрмәсә

Әхмәт бабайларның йорты авылның иң түбән өлешенә урнашкан иде.

Акылың алдан йөрмәсә
Акылың алдан йөрмәсә

Нурулла Гариф

Бабалары йортларын ни йөрәк белән курыкмыйча суга шулай якын салганнардыр. Дөрес, йорт тирәсе гел коры торыр иде. Йорт белән янәшә колач җитмәслек дүрт тал агачы үсте. Авыл балалары да гел бу тирәдә җыелып уйнады. Шунысы истә калган, күпме генә тырышсак та без ясаган җәяләрдән аткан укларның берсе дә агачларның башына менеп җитә алмады. Күпмедер вакыт узгач, балалары бу йортны сатып әтиләрен шәһәргә алып киттеләр. Әхмәт бабай йортны алучы яшьләргә: «Йортны гына сатам, агачлар минеке түгел, аларына кагылмагыз», – дигән булган. Ә хәзерге яшьләр олы кеше сүзен тыңлыймы соң? Ике-өч ел да узмады, бер-бер артлы агачларны кисеп яктылар. Имеш, йорт тирәсенә кояш төшми, җир кипми икән... Күп тә узмады, бу урынны вак таллык басып, йорт тирәсе сазлыкка әверелде. Бала-чага да уйный торган урынын алыштырды. Әмма бу үзгәрешләрнең шаукымы Әхмәт бабай йортында яшәүчеләргә күбрәк тиде. Ябыштырган обойлары купты, мичләре чатнады, соңрак алгы өйләре дә бер якка авышты.   Бер зур тал агачының тамырлары тәүлегенә сиксән чиләккә якын су суыртып, яфраклары аны парга әйләндерергә сәләтле икән. Шул агачлар йорт тирәсен коры тоткан булган. Ә кояш көн саен елмаймый ул. Картларның: «Акылың алдан йөрмәсә, астыңа су керер» дигәннәренең бер очрагы шушыдыр инде...  

Акылың алдан йөрмәсә
Акылың алдан йөрмәсә
Автор:
Читайте нас: