Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хикәяләр
7 ноябрь 2022, 10:04

Ак күлмәкле кыз бала...

7 ноябрь – Рәсәйдә Гражданнар сугышы елларында һәлак булганнарны искә алу көне. Бу чорда Чишмә районында да каты алышлар барган, кызыллар ягыннан да, аклар ягыннан да бик күп халык һәлак булган, бер гаепсез балалар кырылган.

Ак күлмәкле кыз бала...
Ак күлмәкле кыз бала...

Тәпәреш авылы янында Зәйнәп тавы бар. Ул гражданнар сугышы корбаны булган кызның исеме белән аталган. 1918 елда акгвардиячеләр Никита

Авдеев хуторы янында тукталганнар һәм Тәпәреш авылы ирләрен окоп казырга куганнар. Хатын-кызлар акгвардиячеләрдән куркып ирләренә, әтиләренә һәм абыйларына ашарга илтергә батырчылык итмәгәннәр. Курку белмәс унөч яшьлек Зәйнәп кенә өч көн буена окоп казучы авылдашларына ризык ташыган.

– Әти искә төшереп сөйләвенчә, вафат булган көнне ул вак кына зәңгәр чәчәкләр төшкән ак күлмәктә булган. Окоп янындагы җир өеме өстенә менеп баскан кызны снайпер атып үтергән, – дип сөйли Тәпәреш авылында яшәүче, кыю кызның истәлеген мәңгеләштерү эшендә башлап йөрүче Әнисә Әхмәтшина.

Авыл халкы сөйләвенчә, кыз җан биргән урында агач үсеп чыккан, ул агачның кәүсәсе гасырдан артык черемичә яткан, әле дә бар, чөнки баланың җаны гөнаһсыз.

– Бу фаҗига турында әти-әниләрдән ишетеп белдек, хәзер аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшырырга бурычлыбыз, – диде 2017 елның 8 июлендә Зәйнәп хөрмәтенә һәйкәл ачу тантанасында Әнисә Әхмәтшина.

Башка чыгыш ясаучылар да балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләргә, авылда яшәүче яшьләрне Зәйнәп үрнәгендә изге гамәлләр эшләргә һәм ярдәмчел булырга чакырдылар.

Һәйкәл И. Габидуллин җитәкчелегендәге Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты тарафыннан бушлай бирелгән һәм Тәпәреш фермерларының иганә ярдәме белән урнаштырылган. Кабер һәйкәлен фәрештә сыны бизи, аңа «Зәйнәп, батырлыкларың мәңге күңелләрдә сакланыр. Авылдашларың», дигән сүзләр язылган.

Ак күлмәкле кыз бала...
Ак күлмәкле кыз бала...
Автор:Урал Нуриманшин
Читайте нас: